Көзге чәчү Минзәлә районында дәвам итә
Район буенча 14300 гектарда көзге культуралар чәчәргә кирәк.
Барлыгы 9900 гектарда көзге культуралар чәчелде, шуның-7200 гектары-көзге бодай, калганы көзге арыш, бу планлаштырылган мәйданнарның 69 проценты дигән сүз. Көзге чәчүне иң беренчеләрдән булып “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре тәмамлады, алар 4774 гектарда көзге бодай чәчтеләр. Шулай ук “Туган як” агрофирмасы да 950 гектарда арыш чәчеп көзге чәчүне тәмамлады. Көзге чәчү буенча “Органик групп” ка караган хуҗалыклар аксый, алар да бары тик көзге чәчү планы 30 процентка гына үтәлгән. Шуны да онытмаска кирәк көзге чәчүнең оптималь сроклары үтеп бара. Туфрак эшкәртү 20600 мең гектарда башкарылды, шуның 10200 гектары тирәнтен эшкәртелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев