Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күзле бүкән... (Булган хәл)

Бу хатны безгә районыбызның Ашпала авылында гомер итүче Миңнегөлсем апа Муллахмәтова китерде. Кыргызстан якларында булган әлеге хәл - тормыштан алынган чынбарлык. Мәктәптә укучы бер баланың әнисе шул ук мәктәптә җыештыручы булып эшли торган була. Көннәрнең берендә улы әнисенә: "Мин мәктәптә булганда миннән читләшеп йөр, яныма килмә дә, чөнки син гарип,...

Бу хатны безгә районыбызның Ашпала авылында гомер итүче Миңнегөлсем апа Муллахмәтова китерде. Кыргызстан якларында булган әлеге хәл - тормыштан алынган чынбарлык.
Мәктәптә укучы бер баланың әнисе шул ук мәктәптә җыештыручы булып эшли торган була. Көннәрнең берендә улы әнисенә: "Мин мәктәптә булганда миннән читләшеп йөр, яныма килмә дә, чөнки син гарип, ямьсез күзле булганлыктан мин кешеләрдән оялам. Синең минем әнием булганлыкны белмәсәләр, яхшырак булыр", - дип әйтә. Бичара анага улыннан мондый сүзләр ишетүе авыр булса да, башын кагып, ризалаша.
Беркөнне малай өй ачкычын ялгышып үзе белән алып киткән була. Әнисе исә мәктәпкә бара һәм сыйныфка кереп, барлык укучы алдында ачкыч сорый. Малай исә: "Бу гарип монда нәрсә эшләп йөри инде? - дип бөтен кеше алдында әнисен мәсхәрәли. Анасы елап өенә кайтып китә.
Шул рәвешле, бу тол ананың гомере баласыннан игелек күрмичә, дәвам итә. Улы мәктәпне тәмамлап Мәскәүгә үк укырга китә. Укыган елларында туган ягына бик сирәк кайта торган була. Кайтса да, әнисе белән күрешмичә, дус-ишләре белән генә аралашып китә торган була. Шул ук елларда ул бер кыз белән таныша, озак та үтми, алар өйләнешәләр. Әмма мәрхәмәтсез ул гариплегеннән оялып, анасын хөрмәт итмичә, аны никахына да, туена да чакырмый. Ике балалары туа аларның. Ике оныгының берсен дә сөенеч белән күрә алмый ана кеше. Гомере дә күп калмагандыр, дип, бу ана, улына да әйтмичә, дусларыннан Мәскәүдәге адресын алып, оныкларымны ерактан булса да күреп, карап кайтырмын дип, ерак юлга чыга. Үзе белән оныкларына дип бәйләгән оекбашларын ала, күчтәнәч әзерли.
Мәскәүгә барып җиткәч, бик авырлык белән генә улының яшәгән җирен эзләп таба. Подъезд янына утырып, оныкларын көтеп тора. Улының дусларыннан алынган фоторәсем буенча газизләрен танып ала. Оныкларың әтиләре белән балалар бакчасыннан кайтып килә торган булалар. Оныклары да бер күзле, гарип авыл әбисен күреп алгач: "Бу нинди убырлы карчык, дип бармак төртеп көлә үк башлыйлар. Улы да әнисенә бик каты ачуланып: "Нигә рөхсәтсез, хәбәр итмичә килдең", - дип анасын бик каты тирги. Мескен ана елый-елый өенә кайтып китәргә мәҗбүр була.
Шулай итеп, әлеге күңелсез очрашудан соң өч ел вакыт узып та китә. Бу ананың улын бергә укып чыккан дуслары очрашуга чакыралар һәм ул туган якларына кайта. Очрашудан соң: "Кайткан-кайткан, әни янына да кереп чыгыйм", - дип үзенең туып-үскән йортына юнәлә. Әмма, ни гаҗәп, капкада зур йозак күрә. Әнисе турында белешер өчен күршеләренә юнәлә. Алар:
-Әниең бер-ике ай элек кенә үлеп китте, - дип әйтәләр. Ул кайгылы йөз ясап:
- Нигә миңа хәбәр итмәдегез? - дип сорый.
-Әниең үләр алдыннан: "Улыма вафатым турында әйтеп тормагыз. Гомер буе мине кирәксенмәде. Кешеләр берәр нәрсә әйтер дип Мәскәүдән хәтле кайтып, борчылып тормасын. Әмма авылга кайтса, ничектер мине искә төшереп сораса, йортның ачкычын аңа бирегез", - диде. Әниең сиңа сандыкта үзенең васыятен калдырган. Кирәк дип тапсаң, шуны кереп укы, - дип әйтәләр күршеләре.
Улы йортка кереп әнисенең васыятнамәсен укыды, аннары үкереп елады. Чөнки анда чыннан да таш бәгырьләрне йомшата алырлык сүзләр язылган иде. Ул васыятнамәдә: "Әй, улым, бу дөньяда соңгы көннәремне яшим бугай. Хәлем бик авыр, шушы якты дөньяда яшәргә күп вакытым калмады. Янымда таяныч буларак Аллаһтан башка беркемем дә юк. Әй, улым, башымны саҗдәгә куйган саен, үләр алдыннан булса да, Ходайдан "улым янымда булса иде, аңа хәер-фатыйхамны бирсәм иде", дип сорый идем. Ләкин белмим: әллә насыйп булмадымы, әллә сорый белмәдемме, сине янымда күрә алмадым. Син мине сөймәсәң дә, күзләреңә карап, мин сине балам буларак, гомер буе сөйдем. Хәер-фатихамны сиңа, кайгы күрмә, сөелгән ата булырга насыйп булсын үзеңә, дип, бу якты дөньядан тыныч күңел белән китмәкче идем. Әмма насыйп булмады.
Үләр алдыннан булса да, күземнең ни өчен сукыр булуын сиңа аңлатмакчы булам. Үзең беләсең, улым, син әтиеңне күрә алмадың, ул син әле карынымда чакта үлеп китте. Үзеңә яшь ярым тирәсе булганда, син егылып, күзеңә чыбык кереп, күз алмаң агып чыккан иде. Табиблар миңа улыңның күзен саклап калу өчен күз алмасының нәрсәседер кирәк", дип әйттеләр. Һәм мин, ике дә уйламыйча, синең өчен күземне корбан иттем. Асылда мин түгел, ә син сукыр булып калырга тиеш идең. Әмма минем күземнең корбан ителүе белән һәм табибларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән син күзле булып калдың. Гомер буе миңа җылы мөнәсәбәт күрсәтмәсәң дә, мин бу гамәлем өчен һич тә үкенмим. Ана йөрәге бар нәрсәне дә күтәрә, гафу итә икән. Бу хатны язуымның тагын бер сәбәбе бар: һич булмаса, үлгәннән соң булса да, бер хәер-дога кылырсың дип өметләнеп калам", - дип язылган иде.
Соңгы сүз. Хөрмәтле дустым! Әти-әниең исән булса, аларның кадерләрен бел. Бөтен яклап хөрмәт күрсәт аларга, рәнҗетә күрмә. Бигрәк тә олы яшьтәге әти-әниләр җылы мөнәсәбәткә, тәмле сүзләргә бик мохтаҗлар. Шуңа күрә, алар белән аралашкан вакытыңда аларны куандыра торган сүзләрне куллан. Бер әйберне күп тапкыр сөйләсәләр дә, сабырлык белән тыңлап тор. Олы кеше сабый кебек була. шуны исеңнән чыгарма. Бөтен көчеңне куеп, аларның таянычы һәм терәге бул. Аларның каргышын алудан куркып яшә. Чөнки әти-әнинең каргышы агуланган очлы ук кебек: килеп кадалса, тормышыңда бер күңелле көнең дә калмаячак. Ни өчен дөньяга туганың өчен үкенеп яшәячәксең. Әгәр дә, киресенчә, аларның хәер-догасын, ризалыгын алсаң, тормышыңда шатлыклы, сөенечел көннәрең бик күп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев