Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның туган көне. Шул уңайдан шәһәребезнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып район коммунистлары бөек даһины искә алдылар.Быел бу бөек даһиның тууына 149 ел тулды, киләсе елда без аның тууның 150 еллыгын зурлап бәйрәм итәчәкбез.

 Шәһәребезнең 2 санлы урта мәктәбенең 7 а сыйныф укучыларын, 24 баланы  пионерга кабул иттеләр.  Митингны район коммунистлар партиясен җитәкләүче Заһир Зыятдинов ачып җибәрде. Ленин һәм коммунистлар партиясе, үзен ничек  пионерга, комсомолга, коммунистка кабул итүләре турында коммунист Александр Жбанов чыгыш ясады. Аннары “Металлосервис” ҖЧҖ директоры Алексей Юдин В.И.Ленинның революцияне ничек ясавын  балаларга сөйләп китте.

Ленинны искә алырга килгән ветераннар аның һәйкәленә чәчәк салдылар. Районда бүгенге көндә барлыгы 31кеше коммунистлар партиясе сафында тора, Ленинны искә алырга өлкәннәрдән 40ка якын кеше килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев