Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтик

1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көне. Декада кысаларында өлкән яшьтәгеләр өчен Минзәлә районында күптөрле чаралар уздырылачак. 1 октябрьдә 15.00 сәгатьтә театр сөюче әби-бабайлар өчен драмтеатрда "Тилмереп дога көткәннәр" спектакле күрсәтелә. 2 октябрьдә 14.00 сәгатьтә район мәдәният сараенда концерт була. Анда җырларга, биергә яраткан сәхнә ветераннары да катнаша. 3 октябрьдә шәһәрнең...

1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көне. Декада кысаларында өлкән яшьтәгеләр өчен Минзәлә районында күптөрле чаралар уздырылачак.

1 октябрьдә 15.00 сәгатьтә театр сөюче әби-бабайлар өчен драмтеатрда "Тилмереп дога көткәннәр" спектакле күрсәтелә.

2 октябрьдә 14.00 сәгатьтә район мәдәният сараенда концерт була. Анда җырларга, биергә яраткан сәхнә ветераннары да катнаша.

3 октябрьдә шәһәрнең Октябрь мәйданында булачак ярминкәдән кышка запас тупларга өлгермәгән райондашларга кирәк кадәр авыл хуҗалыгы товарлары сатып алу мөмкинлеге тудырыла. Шушы ук көнне "Веста" күппрофильле яшьләр үзәге халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә "Өлкәннәрне хөрмәтләп" акциясе уздыра.

Эссе пар яратучы өлкәннәр дә шатлана ала: 4 октябрьдә шәһәр мунчасында ир-атлар, ә 5 октябрьдә хатын-кызлар бушка юына. Күңелләре белән яшь һәм җитез өлкән апа-абыйлар 1-10 октябрь көннәрендә "Олимп" спорт комплексында теннис уйнап җилкенсәләр, 1-5 октябрь көннәрендә "Юбилейный" бассейнында бушлай су коенып ял итә алалар. Тимераякта шуарга җөрьәт иткәннәр шушы ункөнлектә боз сараена рәхим итсеннәр.

6 октябрьдә "Нефтяник" спорт залында өлкәннәр көненә багышланган волейбол ярышы. Туган төбәгебез тарихына битараф булмаганнарны 1-10 октябрь көннәрендә туган якны өйрәнү музеенда узачак "Ачык ишекләр" көненә көтеп калалар. Тарихи шәһәребез буйлап экскурсия 1 октябрьдә оештырыла.

Үзәк китапханә вәкилләре 1 октябрь көнне сукырлар җәмгыятендә, 2 октябрьдә инвалидлар җәмгыятендә әдәби кичәләр уздыралар. Моннан тыш декада дәвамында өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, балалар сәнгать мәктәбендә, үзәк китапханәдә өлкәннәр өчен кызыклы чаралар уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев