Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мал асрасаң, Воровский исемендәге авыл җирлегендә яшәүчеләр кебек асра

    Минзәлә районының Воровский исемендәге авыл җирлегендә пенсия яшендә булсалар да, үз ихаталарында мал күп асраучы, маллар санын арттыра баручы, хезмәтләре һәм тормышлары белән үрнәк булган гаиләләр аз түгел. Авыл җыенында шундый гаиләләрнең исемнәре аталды. Әйтик, Рифкать һәм Альфира Нуриевлар шундыйлардан. Бу гаилә җир эшкәртә, кибет тота, 6 баш мөгезле эре...

    Минзәлә районының Воровский исемендәге авыл җирлегендә пенсия яшендә булсалар да, үз ихаталарында мал күп асраучы, маллар санын арттыра баручы, хезмәтләре һәм тормышлары белән үрнәк булган гаиләләр аз түгел.

    Авыл җыенында шундый гаиләләрнең исемнәре аталды. Әйтик, Рифкать һәм Альфира Нуриевлар шундыйлардан. Бу гаилә җир эшкәртә, кибет тота, 6 баш мөгезле эре терлек асрый, җәмәгать тормышында актив катнаша. Камаловлар гаиләсе дә тырышлыгы белән хөрмәт казанган. Гаилә башлыгы Зәет Зәки улы җиденче дистә белән баруына да карамастан, 10 гектар җир эшкәртә, ихатасында 7 баш малы бар. Анна Саерханова шулай ук күпләп мал тота. Яшьләрдән Кәлимуллинар, Фәтхутдиновлар гаиләләре макталды. Гөлнур Гаврилова бик күпләргә тырышлыгы белән өлге. Ул бер ялгызы өлкән яшьтәге әнисен тәрбияли, ихатасында берничә баш мал тота.

    Бюджет оешмасында эшләүчеләрдән балалар бакчасы пешекчесе Ольга Рәхимова үз гаиләсе белән шәхси хуҗалыкларында алты башка якын терлек тота. Алар тормыш иптәше Мәгъсүм Рәхимҗан улы белән тырыш хезмәт куялар, сугыш ветераны, 90 яшьлек әтиләрен тәрбиялиләр.

    -Авыл җирлегенең бүгенге бурычы - шәхси хуҗалыкларда маллар санын киметмичә, җитештерүне арттыруга ирешү, - ди авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова.

    Тырыш хезмәтләре белән аерылып торган Нуриевлар(фотода), Рәхимовлар гаиләләре, шулай ук Асия Галимуллина, Александр Чумаков район башлыгы Айдар Салахов кулыннан бүләкләр алды бу көнне.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 апрель 2018 - 11:34
      Минзәлә балалары Тукайга багышлап шигырләр укыдылар
    • 12 апрель 2018 - 10:52
      Минзәлә гимназиясе укучылары "Мимимишки" мультфильмын татарча "сөйләштерә"
    • 23 апрель 2018 - 11:35
      Премьера спектакле – Минзәлә районы авылларында
      С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел уңаеннан аның моңарчы бер театрда да куелмаган “Кара күзле кызлар” музыкаль комедиясен (режиссер Дамир Сәмерханов) сәхнәләштерде.
      120
      0
      0
    Ночной режим