Мария Кальскова ял итәргә вакыт, диде
Бүген район сукырлар җәмгыятендә гадәти булмаган зур һәм мөһим, шул ук вакытта моңсу вакыйга: район сукырлар җәмгыятен җитәкләгән Мария Кальскова да, аның сәркатибе Татьяна Федорова да үз теләкләре белән эштән китү турында гариза язганнар.
15 ел буена район сукырлар җәмгыятен җитәкләгән, беренче чиратта кешелеклелеге, аралашучанлыгы, тыныч холкы белән җәмгыять әгъзаларының гына түгел, барлык район халкының хөрмәтен яулаган, күрү буенча мөмкинлекләре чикле булган инвалидлардның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, проблемаларын хәл итүгә бар көчен биргән Мария Кальскова адресына да, Татьяна Федоровага карата да бик күп җылы теләклләр яңгырады, рәхмәт сүзләре әйтелде. Минзәлә район сукырлар җәмгыятенең республикадагы 16 оешма арасында уңышлы эшләп килүе билгеләп үтелде.
Мария Николаевна район сукырлар җәмгыяте җитәкчелегеннән китсә дә, ул бюро әгъзасы буларак, җәмгыять әгъзалары белән эшләвен дәвам итәчәк.
Күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен аларга Владимир Федорин региональ оешманың, Нэля Бикеева район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Утырышта Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар региональ оешмасы рәисе Владимир Федорин, райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, район ветераннар оешмасы рәисе Заһир Зыятдинов һәм башкалар катнашты.
Бюро утырышында район сукырлар җәмгыятенең яңа рәисе итеп Фидалия Шәймәрданова, сәркатибе итеп Гөлназ Суфиева сайлап куелды.
Безнең өстәмә
Район сукырлар җәмгыятендә 171 кеше әгъза булып тора, шуларның 40ы авылларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев