Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Механизатор Зөлфәт Нуриев хезмәте белән бәхетле

"Сөт иле Минзәлә" филиалының "Мәлкән" бүлекчәсе механизаторы Зөлфәт Нуриев бүгенге көндә Юртауда сенаж салуда эшли, К-701 тракторы белән траншеядагы яшел массаны тыгызлап тора. Зөлфәт Нуриев тумышы белән Бикбау авылыннан. Аның механизаторлык стажы 40 елга якын. -Авыл хуҗалыгында нинди төр техника бар, барысында да эшләгәнем бар. Иң беренче хезмәт юлымны ДТ-54...

"Сөт иле Минзәлә" филиалының "Мәлкән" бүлекчәсе механизаторы Зөлфәт Нуриев бүгенге көндә Юртауда сенаж салуда эшли, К-701 тракторы белән траншеядагы яшел массаны тыгызлап тора.

Зөлфәт Нуриев тумышы белән Бикбау авылыннан. Аның механизаторлык стажы 40 елга якын.

-Авыл хуҗалыгында нинди төр техника бар, барысында да эшләгәнем бар. Иң беренче хезмәт юлымны ДТ-54 тракторында башлаган идем, аннары ДТ-75тә, К-700, Беларус, МТЗ тракторларында, КСК-100 комбайнында эшләдем, ашлык суктыруда да катнашканым булды, - дип горурланып сөйли ул хезмәт юлы турында.

-Техниканы нык ярата, вакытында карап-майлап тора, шуңа күрә аның карамагындагы техниканың ватылганы юк. Ул быелгы язгы кыр эшләре чорында "Кузбасс" чәчү агрегаты белән 1500 гектар сабан культуралары чәчте. Чәчү тәмамлангач, МТЗ-82,6 тракторында ОПШ-2000 агу сиптерү комплексы белән 1580 гектарда чәчүлекләрне корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртте, - дип тырыш механизаторның хезмәтен бәяләде филиалның генераль директор урынбасары Илфар Халиков.

Хезмәт хакыннан да канәгать булуын белдерде Зөфәр Камил улы.

-Май-июнь айлары өчен 75 мең сум акча алдым, - диде ул. Һәм өстәп куйды: -Ялкауланмасаң бар да була, маллар күп итеп асрыйбыз, кышкы чорга 10 рулон печән алып куйдык.Тормышымнан да канәгатьмен, имин генә яшәп ятыш, хатыным Александра да үзем кебек, эштән куркып тормый, бүлекчәдә сыерлар сава.

Сан

Әлеге филиалның Мәлкән бүлегендә 2800, Юртауда 4761, Аюда 3500 тонна сенаж салынган. Терлек азыгы хәзерләүчеләр ике отрядка бүленеп эшли. Бүгенге көндә сенаж салуда Юртауда 3 "Полесье" комбайны, 6 "КамАЗ" автомашинасы катнашкан, биредә көнгә 400-500 тонна сенаж салынган.

-Ферма малларын уңышлы кышлату өчен һәр башка кимендә 48 центнер азык берәмлеге әзерләнергә тиеш дигән максатны куеп эшлибез. Моның өчен мөмкинлекләр бар, иң мөһиме урыннарда эш темпын киметмәскә кирәк, - ди Илфар Мәгарифович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X