Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минем өчен Кече Ватаным - туган нигезем

Минем өчен кече Ватан үземнең туып үскән авылымнан, туган нигеземнән башлана. Авылым табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Аның бер ягында Ык елгасы боргаланып-боргаланып ятса, икенче ягында иксез-чиксез киң басулар җәелеп ята. Авылымда минем кендек каным тамган нигезем, ялан тәпи йогереп үскән чирәмле ишегалларым, бәбкә саклаганда алар белән куышып йөргән урамнарым, нигеземдә һәрчак мине ягымлы карашлары, матур сүзләре, тәмле чәйләре белән каршы алган әти-әнием, төп йортым көтеп тора. Төп йорт диләр, чөнки бу йортта ике яктан туган-тумача беркайчан өзелеп тормый. Ишегебез һәрчак ачык, әниемнең тәмле чәе кайнаган, тәбикмәге пешкән булыр. И җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган авылым! Кая китсәм дә, сине сагынып кайтам мин. Авылым Аллага шөкер яши, замана белән алга атлый. Зур-зур йортлар калкып чыга. Газы, суы кергән, юллары таш, иркен. Тик нигәдер мин авыл мичләрен сагынам. Шул мич янганда озак итеп ялкын телләренә карап утырырга яратам мин. Әнинең мичкә ягып 6 түгәрәк икмәк пешергәнен сагынам. Икмәкнең хуш исе... Өйгә генә түгел, бөтен урамга чыккан, аңлатып бетерерлек түгел... Без урам тутырып уйнап йөргән бала-чагаларга әни бер ипине алып чыга да, бүлгәләп бирә... Эх ул вакытлар... Авылымның һәр урамы, һәр тыкрыгы таныш, якын миңа. Авылда гына буыннан-буынга күчкән традицияләр дәвам ителә. Сабантуйга әйбер җыю, каз өмәләре дисеңме? Бала-чага бигрәктә Сабантуйга әйбер җыюны ярата. Авылның барча балалары, өлкәннәр артыннан йөреп әйбер җыя. Колгада калыная, тула, кәефтә күтәрелә. Менә шулай традицияләрне саклап килгәндә генә авылым яшәр, димәк Ватанымның тылы нык булыр!❤️ #ТрадицияМоейМалойРодины #сделановатм #мыэтомир #we_are_theworld Гөлия Биктимерова, Минзәлә шәһәре, ММЦ "Веста"

"Нәрсә ул синең өчен Кече ватан һәм нинди аның традицияләре?" дигән сорауга мин үземнең туган телемдә җавап бирәмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев