Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә районында ике кеше үлеменә китергән юл һәлакәте сәбәпләре тикшерелде

Район администрациясенең актлар залында юл иминлеге хәрәкәтен тәэмин итү буенча чираттан тыш утырыш узды.

12 август көнне 14 сәгать 57 минутта М-7 «Волга» автомобиль юлының 1087 километрында булган юл фаҗигасе хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Альберт Якупов чыгыш ясады. Мәскәү ягыннан Уфага таба хәрәкәт итүче Ford йөртүчесе иминлек тизлеген арттырып, каршы як полосага чыга һәм Sitrak фурасы белән бәрелешә. Ford Focus автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры һәлакәт урынында ук вафат була. Тагын өч пассажир җәрәхәтләр ала, алар арасында 7 айлык һәм 15 яшьлек ике бала да бар. 

Ford Focus автомобилендә хәрәкәт итүче гаилә Мәскәүдән кайтып килгән була. Ford автомобиле ватылу сәбәпле, кайтышлый Чаллыда туктап, дүрт сәгать чамасы автосервиста машинаны төзекләндерәләр. Шуңа күрә «автомобиль йөртүче озын юлда талчыккандыр» дигән фараз авария һәлакәтенә китерүче сәбәпләр арасында каралмый. Машина йөртү стажы да 23 ел. Ике календарь ел дәвамында бары тик бер генә тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Штрафы түләнгән. Авария булган җирдәге автомобиль юлы сыйфаты да нормативка туры килә, юл төзүчеләренә зур претензияләр юк. 

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы тукталган сәбәп — игътибарны читкә юнәтү. Машина йөртүче игътибарын юлга түгел, ә бәлки телефонга, яки салондагы балаларга юнәлткәндер, дигән фикерен җиткерде ул. 

Комиссия рәисе Марат Кәримов утырышка чакырылган юл төзелеше оешмасы җитәкчеләре, вәкилләренә юл эшләрен аварияләр булмасын өчен тиешле таләпләрне үтәп башкарарга кирәк икәнен тагын бер кат искәртте. Машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итүче һәм төзелеш эшләре хакында кисәтеп торучы шериф-балкалар тәүлек әйләнәсе эшләп торырга тиеш, дип белдерде ул. Шулай ук аварияле участокларга тавыш бирүче полосалар урнаштырырга тәкъдим итте.

 Сан
13 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Минзәлә районы территориясендә 16 юл-транспорт һәлакәте була. Аларда 10 кешенең гомере өзелә (шуларның 3се — балигълык яшенә җитмәүчеләр), 1 кеше һәлакәттән соңгы 12 нче тәүлектә вафат була. 13 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала (шуларның берсе — җиде айлык бала). 
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 6га азрак, ә үлүчеләр бер кешегә күбрәк. Зыян күрүчеләр 14 кешегә азрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев