Минзәлә районында юл һәлакәтләре санын киметү буенча киңәйтелгән утырыш узды
Утырыш эшендә район җитәкчелеге белән бергә ТР эчке эшләр министрлыгының Дәүләт испекциясе идарәсе вәкилләре дә катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Альберт Якупов чыгышыннан күренгәнчә, 15 августка районда 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 10 кеше вафат булган һәм 15 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шушы аварияләрнең 13 се — безнең район территориясе аша узучы федераль юлда теркәлгән. Утырышны алып барган район башлыгы Айдар Салахов федераль юлда баручы төзелеш эшләренең ким дигәндә тагын бер еллап алып барылачагын, шуңа күрә транспорт һәлакәтләре булмасын өчен утырышка чакырылган юл төзелешендә катнашучы оешма вәкилләренә юл торышын, юл билгеләрен, хәвефле урыннарга махсус сигналлар куюны даими контрольдә тотарга дигән бурыч куйды.
Агымдагы елда Минзәлә шәһәрендә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 1 кеше вафат булган, 2 кеше тән җәрәхәтләре алган. Территориаль юлда теркәлгән юл фаҗигасендә 3 бала гомере өзелгән. Шуңа күрә утырышта шәһәр һәм территориаль юллар сыйфатын да даими тикшереп, карап торырга, кимчелекләр булса, җаваплы затларга оператив төстә хәбәр итәргә кирәклеген дә ассызыклады район башлыгы залда утырган авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләренә.
Юл иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе сәркатибе Фуад Исмаилов һәм ТР эчке эшләр министрлыгының Дәүләт испекциясе инспекторы Рөстәм Сәгыйтов район һәм шәһәр юллары буенча йөреп чыгып, юл иминлеген саклау буенча үзләре күргән кимчелекләрне бәян иттеләр һәм аларны бетерергә дигән бурыч куйдылар. Шулай ук башка күрсәткечләр буенча да кимчелекләр әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев