Минзәлә тарихында мошенниклык очраклары: беренче очрак
Күпме генә кисәтү, профилактика эшләре алып барсак та, интернет челтәре аша мошенниклар корбаны булу факталары ачыкланып тора.
Минзәлә районы халкына мөрәҗәгать итеп, телефонга чит номерлар шалтыратканда сак булырга, ә иң яхшысы — чит кешеләр белән элемтәгә кермәскә чакырабыз.
2025 елда районда теркәлгән очракларның берсе.
Агымдагы елның 15-18 март аралыгында билгесез зат чит кешенең мөлкәтен урлау һәм үзенә матди файда алу максатында, «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәре аша Телеграмм мессенджерын кулланып, Ф.белән элемтәгә керә. Билгесез зат үзен Алексей итеп таныштыра һәм алдау юлы белән Ф.дан 127 815 сум акча урлый.
Тикшерү тарафыннан төгәл билгеләнмәгән вакытта, әмма якынча 2025 елның 13 гыйнварында 12 сәгать 55 минутлар тирәсендә билгесез зат билгесез урында булып, чит кешенең мөлкәтен урлауны һәм табыш алуны күздә тотып, һәм үзенә матди файда алу максатында, «Интернет» телекоммуникация челтәренең «Ватсап» мессенджеры аша Г. га шалтыратып, үзен энергосбыт хезмәткәре итеп таныштыра. Электр счетчигын алыштыруны сылтау итеп Г.ның акчаларын урларга тели. Әмма билгесез зат үзенең әлеге кыңгыр эшен ахырына кадәр җиткерә алмый.
Ирина НИЖУРИНА, Россия ЭЭМнең Минзәлә бүлеге буенча начальник урынбасары — тикшерү бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев