Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә җирлегендәге Дружба авылы янында нефть туплау пункты файдалануга тапшырылды

Тантаналы чарага "РИТЭК" ААҖнең генераль директоры Николай Николаев, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, "ТатРИТЭКнефть" ТПП директоры Мөхәмәтвәли Хөснетдинов килде. Әлеге чыганак сынау өчен эксплуатациягә 2002 елда тапшырылган. Биредә нефть запасы 200 мең тонна тирәсе. Быел чыгарылган нефть күләме 10 мең тонна, киләсе елга ул максималь дәрәҗәгә - 11 мең...

Тантаналы чарага "РИТЭК" ААҖнең генераль директоры Николай Николаев, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, "ТатРИТЭКнефть" ТПП директоры Мөхәмәтвәли Хөснетдинов килде.

Әлеге чыганак сынау өчен эксплуатациягә 2002 елда тапшырылган. Биредә нефть запасы 200 мең тонна тирәсе. Быел чыгарылган нефть күләме 10 мең тонна, киләсе елга ул максималь дәрәҗәгә - 11 мең тоннага җитәчәк.

-Җыю пунктының мөһимлеге шунда, нефтьне судан аеру технологиясе эшләнгән. Элек нефтьне су катнашмасы белән беренчел эшкәртүгә моннан 80 км ераклыкка ташылган булса, хәзер ул биредә үк судан аерыла. Шул рәвешле нефть ташу буена чыгымнар янга кала. Җыю пунктының өстенлекле яклары тагын шунда, ул федераль трассага якын, автоцистерналарга йөрергә кыенлыклар хасил булмый. Әлеге кустта тәүлегенә 77,4 кубометр сыеклык, 48,7 тонна нефть чыгарыла, 27 кубометр су кудырыла, - диде ЦДНГ-2нең 1 нче санлы бригадасы мастеры Артур Хәкимов.

Объектларны караганнан соң, "РИТЭК" ААҖнең генераль директоры Николай Николаев яңа җыю пунктын эксплуатацияләүгә старт бирде.

Тагын бер мөһим вакыйга: "РИТЭК" ААҖнең Татарстанда миллион тонна нефть чыгаруы. "ТатРИТЭКнефть" ТППнең бер елда миллионынчы тонна нефте биредә, Минзәлә җирлегендәге әлеге кустта чыгарылды.

Шушы вакыйга белән котлап, "РИТЭК" ААҖнең генераль директоры Николай Николаев нефтьчеләргә хезмәт уңышлары теләде:

-Яңа объект нефтьне технологияләргә нигезләнеп әзерләргә ярдәм итә. Без скважиналар эшенең үзенчәлекләре белән таныштык. Монда ничек итеп нефтьне күбрәк алу коэффициентын арттыру өчен инженерларга уйланырга җирлек бар. Хәзер аның 30 проценты алына дип алсак, 70 проценты җир астында ята әле. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, яхшы эшләргә шартлар да тудырылган.

Район башлыгы Айдар Салахов әлеге нефть компаниясенең ирешкән хезмәт нәтиҗәләрен билгеләп үтте, аларга алга таба да уңышлар теләде:

- Яңа объектның ачылуы Минзәлә өчен дә истәлекле вакыйга. Минзәлә элек-электән нефтьчеләре белән данлы булды. Хәзер дә 2 мең минзәләле нефть тармагында хезмәт куя. Сезгә яңа хезмәт уңышлары юлдаш булсын, - диде ул.

Айдар Фәслахович Николай Михайловичны нефтьчеләр компаниясенең атасы дип атады, аның меценант буларак районга ярдәм итеп торуын әйтеп узды, истәлекле бүләк тапшырды. Минзәлә нефтьчеләре - Фәнил Габдуллин белән Назиф Кәримовка тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары, бүләкләр бирде.

"ТатРИТЭКнефть" ТПП директоры Мөхәмәтвәли Хөснетдинов объектның өстенлекле яклары турында болай диде:

-Бу объектны ачып без байтак максатларга ирешәбез: беренчедән, ул - кустларның технологик эшчәнлеге, икенчедән, без экологик яктан имин булырга тиеш. Дружба авылында яшәүчеләр авыл янындагы юлларны бозасыз, буаларының плотинасын ватасыз дип безнең адреска тәнкыйтьчән карасалар, без моңа җавап итеп үзебездән соң яхшы инфраструктура калдырабыз, бу да безнең хезмәт нәтиҗәсе.

Роман атакай нефтьчеләрнең күп еллар дәвамында булышлыгы турында сөйләде, райондагы дингә табынучылар исеменнән Никольский кафедраль соборына даими ярдәм итеп торуларына рәхмәтен белдерде. Храмга йөрүчеләр исеменнән Николай Николаевка Николай Чудотворец образы итеп икона тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев