Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә шатлык өләштек

    Без, Минзәлә шәһәренең "Таңкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре, нәниләр һәм аларның ата-аналары катнашында "Үзеңнең җылыңны, өлешеңне, шатлыгыңны ялгыз калган кешеләргә бүләк ит!" хәйрия акциясе уздырдык. Төрле-төрле бүләкләр җыеп, азык-төлек җыелмалары, тастымаллар, җылы оекбашлар, яулыклар, күлмәкләр әзерләп, Минзәлә шәһәренең картлар һәм инвалидлар йортына юл тоттык. Биредә "Җырлыйк әле" бәйрәмен уздырдык. "Энд Ладушки"...

    Без, Минзәлә шәһәренең "Таңкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре, нәниләр һәм аларның ата-аналары катнашында "Үзеңнең җылыңны, өлешеңне, шатлыгыңны ялгыз калган кешеләргә бүләк ит!" хәйрия акциясе уздырдык.

    Төрле-төрле бүләкләр җыеп, азык-төлек җыелмалары, тастымаллар, җылы оекбашлар, яулыклар, күлмәкләр әзерләп, Минзәлә шәһәренең картлар һәм инвалидлар йортына юл тоттык. Биредә "Җырлыйк әле" бәйрәмен уздырдык. "Энд Ладушки" төркеме кызлары йөрәкләрне җилкендереп "Гномиклар" биюен биеделәр. "Каз канаты", "Сигезле" биюләрен биегәндә әбиләр һәм бабайлар үзләренең яшьлекләрен исләренә төшерделәр. Җырларны тыңлаганда өлкәннәрнең күзләреннән "шатлык" яшьләре чыкты. Балаларның һәр чыгышы өлкәннәргә куаныч өстәде. Бакча коллективы кызлары башкарган җырларны тыңлап кына калмыйча, әби-бабайлар үзләре дә кушылып җырладылар. Безгә үзләренең җырларын, шаян шигырьләрен бүләк иттеләр. Соңыннан балалар үзләре ясаган открыткаларны, алып килгән бүләкләрне өләштеләр. Күпме ягымлы сүзләр, елмаюлы күз карашы бүләк ителде бу көнне аларга. Картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең барысының да туганнары юк бит. Булсалар да, алар һәрвакыт килеп, аларга үзләренең игътибарларын бирә алмыйлар.Ә ни өчен әле соң без, үзебезнең дөнья артыннан кууыбызны калдырып, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итмибез? Әйе, яшь чагында картаю турында уйланмыйбыз шул, әти-әниләр янына кайтып килергә дә вакыт табылмый, эшлибез дә эшлибез, янәсе. Үзебез шул хәлгә калгач кына гомер буе газапланып яшибез. Исән чакта кайтыйк әти-әниләр янына, ялгызларга үзебезнең җылыбызны бүләк итик.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: