Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә коррекция интернат-мәктәбенең дуслары күп

Бүгенге көндә республика программасы нигезендә капремонт үткәрелүче Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә бүлмәләрне мебель белән комплектлау эшләре дә бара. Шушы уңайдан мәктәп дирекциясе социаль партнерларга хат белән мөрәҗәгать иткән. Мебель белән җиһазлау өчен Илшат Фәрдиев җитәкчелегендәге "Сетевая компания" ААҖ 1 млн 620 мең сум акча күчергән. Ашханәгә җиһазлар алу өчен 1 млн...

Бүгенге көндә республика программасы нигезендә капремонт үткәрелүче Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә бүлмәләрне мебель белән комплектлау эшләре дә бара.

Шушы уңайдан мәктәп дирекциясе социаль партнерларга хат белән мөрәҗәгать иткән. Мебель белән җиһазлау өчен Илшат Фәрдиев җитәкчелегендәге "Сетевая компания" ААҖ 1 млн 620 мең сум акча күчергән. Ашханәгә җиһазлар алу өчен 1 млн сум акча күчереп Раузиль Хазиев җитәкчелегендәге "Генерирующая компания" ярдәм кулы сузган. Марат Нуриев җитәкчелегендәге "Технотрон" ЯАҖ йокы һәм уен бүлмәләрен мебель белән җиһазландыру өчен 700 мең сумлык акчалата ярдәм иткән. Биредә тәрбияләнүче балаларны уенчыклар, уку әсбаплары белән тәэмин итүдә "Татспиртпром" ААҖнең генераль директоры Гиоргий Куприяновның өлеше зур булган. Коррекция интернат-мәктәбендә тәүге тапкыр музей булдырыла. Әлеге бүлмәне җиһазландыруга мәктәпнең якын дусты - Равил Миңнехуҗин ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән.

Сергей Васильев җитәкчелегендәге "ИСК "ПромЖилСтрой" төзүчеләре хакында мәктәп директоры Камил Нәҗмиев мактау сүзләре генә әйтте. Болардан тыш бинаны капремонтка әзерләүдә, ягьни сүтүдә, төзелеш материаллары ташуда, чүп калдыкларын җыештырып торуда Минзәләнең ярдәмче эшчеләренең булышуларын да билгеләп үтте.

-Югары темпта эшләүче төзүчеләргә, ярдәм кулы сузган мәктәпнең дусларына, һәр эштә таяныч булган район җитәкчелегенә рәхмәтем зур, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев