Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга барлык уңайлыклар да тудырыла

Районда республика программасы буенча мәгариф учреждениеләрен капремонтлау эшләре тулы куәткә бара. Төзекләндерелүче объектларның берсе - Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә капремонт эшләре агымдагы елның февраль аенда башланып киткән иде. -Бүгенге көнгә барлык эшләрнең 80 проценты төгәлләнде. Капремонт буенча төп эшләрне Сергей Васильев җитәкчелегендәге "ИСК "ПромЖилСтрой" ҖЧҖ башкара. Чаллы оешмасы бу. Объектта оешманың...

Районда республика программасы буенча мәгариф учреждениеләрен капремонтлау эшләре тулы куәткә бара. Төзекләндерелүче объектларның берсе - Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә капремонт эшләре агымдагы елның февраль аенда башланып киткән иде.

-Бүгенге көнгә барлык эшләрнең 80 проценты төгәлләнде. Капремонт буенча төп эшләрне Сергей Васильев җитәкчелегендәге "ИСК "ПромЖилСтрой" ҖЧҖ башкара. Чаллы оешмасы бу. Объектта оешманың көн саен 60 эшчесе эшли, - диде безгә мәктәп директоры Камил Нәҗмиев.

Бүгенге көндә төп эшләр беренче катта бара. Бер төркем егетләр стеналарны штукатуркалау белән мәшгуль. Аларга эш күләме аз түгел, мәктәпнең мәйданы 4 мең кв. метр тирәсе. Аларның эшләрен автомат җайланма җиңеләйтә, шуның ярдәмендә растворны стеналарга сиптереп алалар да, аннары кул көче белән тигезләп куялар. Ремонтчыларның бер өлеше баскычларга плиткалар җәя. Бәдрәфләрдә стена белән идәннәр шулай ук плиткадан, унитазлар урнаштыра башлаганнар. Электрчылар электрүткәргечләр сузуны төгәлләп киләләр.

Икенче-өченче катларда бүлмәләр нигездә әзер. Тәрәзәләр пластиктан, асылмалы түшәмнәр, ишекләр яңартылган. Бүлмәләрдә идәннәр элек агачтан булса, хәзер алар урынына бетон җәелгән, аннары җылы материаллар белән эшләнгән. Якты, матур бүлмәләргә сокланып карап йөрдем.

Бинада барлык инженерлык-коммуникация системалары: су, җылылык белән тәэмин итү, канализация, электрүткәргечләр алыштырылган, янгын саклау җайланмасы, видеокүзәтү кебек приборлар да яңартылган. Пластик тәрәзәләрне Николай Степанов җитәкчелегендәге "Лига" оешмасы ясаган һәм урнаштырган. Янгын һәм видеокүзәтү приборларын урнаштыру эшенә Олег Иванов җитәкчелегендәге "Электроком" ҖЧҖ алынган.

Өч катлы мәктәп бинасының фасад ягында бер төркем төзүчеләр кайнаша. Алар бинаны җылытып, металл сайдинг белән тышлау эшләрен тәмамлап киләләр.

-Капремонт белән берочтан төзекләндерү эшләре дә башкарыла, мәктәп янәшәсендә тирә-юньгә матурлык өстәп чәчәклекләр ясалачак, - диде Камил Римович.

САН

Коррекция интернат-мәктәбенең бинасы 1964 елда төзелгән. Шуннан бирле мәктәп коллективының капремонт ясалуын хәтерләмиләр. Соңгы тапкыр 2007 елда агымдагы ремонт эшләре башкарылган. Шул елны мәктәпнең түбәсе профнастилга алыштырылган, классларда, коридорларга ремонт ясалган. Анысы да республиканың энергетиклары ярдәме белән. Быелгы капремонт эшләренә 51 млн 200 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Бу - кызыклы

Биредә мәктәпне тәмамлаучы яшүсмерне тормыш юлына әзерләү мәсьәләсе актуаль. Шуны күздә тотып капремонт барышында махсус бер бүлмә булдырылган. Биредә яшүсмергә нәкъ тормыштагыча бөтен торак шартлары да тудырыла, коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен урнаштырылган хисаплау приборлары аша түләүләрне дә яшүсмер үзе исәпләргә өйрәнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X