Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә мәчетендә һәм шәһәрнең мөселман зиратында май башында өмәләр булып үтте

Ислам динендә һәм мөселман тормышында чисталык, матурлык мөһим урын алып торган. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Шиксез, Аллаһ ярата тәүбә кылучыларны һәм ярата пакъләнүчеләрне!"(әл-Бакара/222 аять). Пәйгамбәребезнең:"Чисталык - иманның яртысы"-дигән хәдисен истән чыгармыйча Минзәлә мәчете оештырган өмәдә мәхәллә әгъзалары һәм намазга йөрүче шәһәрдәшләребез актив катнашты.

Аеруча:
- Габдуллин Әсгать бабай
- Марданшин Фәнис
- Хаматдинов Фәрит (пычкы)
- Хаматдинов Әсхәт
- Багаутдинов Фәрит
- Нигматуллин Фирдәвис
- Исмагилов Рамил (пычкы)
- Валиев Айнур
- Маннаков Рахимҗан 
- Бикбулатов Фирдәвес (пычкы)
- Загриев Ленар
- Зарипов Ринат һ.б. рәхмәтләребезне белдерәбез.

Шулай ук, хөрмәтле укучыларыбызга каберлекләр, зират тәртипләре турында искә төшереп китәсе килә. 

Кабер балчык белән күмелгәч, аның өсте дөя өркәче кебек өелә, аны тигезләү яки шакмаклау, өстен нәрсә белән дә булса каплау, цементлау, балчык-таш алып килеп өю ярамый!

Кабер өстендә үсеп утырган үсемлекләрне өзү яки йолку тыела, ләкин корыган булсалар - рөхсәт. 
Веноклар, чәчәкләр һ.б. шундый кирәкмәгән, файдасы булмаган әйберләрне кабер өстендә, зиратта калдыру ярамый!

Кабер өстенә бер карыштан (15-20 см) да биегрәк әйбер кую, 
фотосурәтләр элү, чардуганнар кору кебек эшләр хәрам санала! Җәбир ибн Габдулла радый Аллаһу ганһүдән, пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: "Каберләрне гипсламагыз, алар өстенә төземәгез, алар өстенә утырмагыз һәм язмагыз".

Динебез һәм мәчетебез бердәмлек, татулык, чисталык яклы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X