Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә мөхтәсибәте Ифтар ашы уздырды

Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру - күркәм гадәт. "Камелот" кафесында ифтар ашы җыены узды. Аны Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Жәүдәт хәзрәт үткәрде. Мөхтәсибәт тарафыннан мондый мәҗлес уздыру соңгы елларда беренче тапкыр әле. Авыз ачуда соңга калу рөхсәт ителми, шуңадырмы, билгеләнгән вакытка киләсе кеше җыелып бетте. Бары тик хәләл ризыклардан гына...

Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру - күркәм гадәт. "Камелот" кафесында ифтар ашы җыены узды. Аны Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Жәүдәт хәзрәт үткәрде. Мөхтәсибәт тарафыннан мондый мәҗлес уздыру соңгы елларда беренче тапкыр әле.

Авыз ачуда соңга калу рөхсәт ителми, шуңадырмы, билгеләнгән вакытка киләсе кеше җыелып бетте. Бары тик хәләл ризыклардан гына әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артына дүрт дистәгә якын мөселман җыелды. Хәзер кайсы гына Ифтар мәҗлесендә катнашсаң да, өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, араларында яшьрәк мөселманнар да күренде. Авыз ачканнан соң, бирегә килүчеләр ахшам намазына басты.

Җәүдәт хәзрәт вәгазь укыды, аның төп мәгънәсе безнең җәмгыятьтә күп кенә начар күренешләрнең туплануы, шуңа күрә халыкка әхлакый тәрбия бирүдә максатчан, тагын да нәтиҗәлерәк эш алып баруның зарурлыгын аңлатудан гыйбарәт. Ислам сафлыкка, намуслылыкка, тыйнаклыкка өйрәтә, шуңа күрә дин әһелләре халык, бигрәк тә яшьләр белән еш аралашырга, аларны исламдагы күркәм гадәтләрне өйрәнүгә җәлеп итәргә тиешләр. Җәүдәт хәзрәт уразаның тән һәм җан өчен файдасы турында да сөйләде, котлау сүзләре, матур теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек, диде.

"Көне буе ач торып кына ураза тотып булмый. Күп йоклаудан да сакланырга кирәк. Бөтен әгъзаларыбызны тыйсак кына ураза камил була", - ди вәгазьләрендә Җәүдәт Хәзрәт.

Аннан Коръән укылды. Авыз ачу мәҗлесенең чыгымнарын исә Минзәлә мөхтәсибәте күтәргән. Мәҗлес тәмамлануга, мөселманнар, калебләре тагын да сафланып, мәчетләргә тәрәвих намазына ашыктылар. Бирегә килгән халык белән аралашып, кайберләренең ураза хакында фикерләрен белдек.

Гөлҗинан Насыйрова:

-Бик рәхәт итеп тотабыз, Аллаһыбыз ярдәм бирә, 13 көн тоттык, бер елны да калдырмыйбыз. Еллар тыныч булсын, бик яхшы яшибез.

Сәкинә Гарипова:

-Ашказаннары җиңеләеп китә, файдасы бар, 18 ел бу якларга кайтканыма, моңа кадәр тотканым юк иде. Вакыты җиткәч Аллаһы Тәгалә үзе уята ул. Тагын насыйп булсын.

Нәсимә Галиева:

-Сәламәтлегем булмаса да, Аллаһы Тәгалә кушуы буенча тотам. Дөньяларга иминлек бирсен, ниятләр бирсен һәркемгә. Җәй челләсе булгач, егермешәр сәгать ашаудан тыелып торырга туры килә. Әмма быелгы җәйнең көннәре сүрәнрәк торгач, берникадәр җиңелрәк. Мондый мәҗлестә катнашуның да савабы бар. Үземә ике тапкыр инсульт булды, кан басымым да интектерә иде, иншалла, аларны тоймыйм.

Айзирәк Яббарова:

-Ураза бит ул ашаудан тыелып тору гына түгел, рухың пакьлану да. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышандык. Иң беренче Рифкать хәзрәт дәресләр бирде, иң беренче имамыбыз ул. Балаларыбызга да ул белем бирде, мәчетләр гөрләп тора иде ул чакта. Ураза тоту җиңеллеген Аллаһы Тәгалә бирә, ашыйсы да, эчәсе дә килми .Ураза - Аллаһының биргән нигъмәте, биш багананың берсе ул.

Гөлүс Хәмидуллин:

- Аллага шөкер, бик яхшы тормышта яшибез. Ә бит безнең әби-бабайларыбызны бу гамәлдән тыйганнар, алар ачлы-туклы килеш тә ураза тотканнар. Үземнең уразаны тулысынча тотып караганым юк, бәлки кайчан да булса мин дә бу гамәл өчен өлгерермен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев