Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов сугыш ветераны Зәйнәгетдин Гыймаевны юбилее белән котлады

Районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләрен, сугыш һәм хезмәт ветераннарын тәбрикләү гадәткә кереп китте. 22 ноябрь көнне район башлыгы Айдар Салахов сугыш ветераны Зәйнәгетдин Гыймаевны өенә барып чын күңелдән юбилее белән котлады, аңа РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгының бүләкләрен тапшырды. Ветеран сугыш еллары турындагы хатирәләрен яңартты. Зәйнәгетдин Гыймаев...

Районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләрен, сугыш һәм хезмәт ветераннарын тәбрикләү гадәткә кереп китте. 22 ноябрь көнне район башлыгы Айдар Салахов сугыш ветераны Зәйнәгетдин Гыймаевны өенә барып чын күңелдән юбилее белән котлады, аңа РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгының бүләкләрен тапшырды.

Ветеран сугыш еллары турындагы хатирәләрен яңартты.

Зәйнәгетдин Гыймаев 45 нче елда Мәскәүдә, Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан, шул ук елны Бөек Октябрь революциясе уңаеннан уздырылган парадта катнашу бәхетен татыган.

Куян авылында туа ул. Бикбауда 7 классны тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, 1939-40 елда 1 курсны бетерә.

-Әти самоброска дип аталган ургычта йөрде, энем Зәйнетдин белән гел әткәй янында булдык. 40 нчы елда әти үлгәч, бар авыр эш икебез җилкәсенә төште, - дип үткәннәрне искә алды Зәйнәгытдин ага. -Сугыш чыккач, укырга китә алмадым, ә 1942 елның 10 августында повестка килде. Икетуган энем Мансур Гыйләҗев белән бергә Курьядан пароходта кузгалдык. Сарапулга килеп төштек, анда Смоленск пехота училищесыннан килгәннәр иде, җиде класс бетергәннәрне шунда алдылар. Буем да кечкенә, гәүдә авырлыгы да әлләни булмагач, мин берүзем калдым, пехотага алмадылар. Бераздан Арча, Балтач районнарыннан минем кебек 23 кешене китереп куштылар. Шул рәвешле, Сарапулда Винница өлкәсеннән килеп формалашкан артиллерия дивизионына килеп эләктем. Башта һәрберебезгә дәфтәр, каләм биреп, каршыбыздагы табигать күренешен ясарга куштылар (безне сынап караулары булган икән). Соңыннан безне җыеп алдылар да, өч батареягә бүлеп, кемне радиога, кемне элемтәгә билгеләделәр, мине исә өченче дивизионга разведкага билгеләделәр. Шулай хезмәт иттек без, - дип сөйли утлы елларны кичкән ветеран.

44 нче елны вагоннарга төяп, артиллерияне башта Украина ягына алып китәләр, аннары төньякка таба җибәрәләр. Бераздан алар 3 нче Белоруссия фронтына эләгәләр. Шунда аларга махсус юнәлеш бирелә, Орша-Витебск астында булалар. 20 нче артдивизионда сугышка килеп керәләр. Дошманның ныклап урнашкан урыннарын табу, көн саен сводка бирү бурычы куела. Пехота белән гел бергә булалар...

Җиңү парадына әзерләнү өчен дә нәкъ менә аларны сайлыйлар, үзләрен лагерьга, техниканы ипподромга урнаштыралар. Сәгать 11 дән 5 кә кадәр репитицияләр бара, Горький паркында шөгыльләнәләр. Җиңү парадында катнашуы белән горурлана ветеран.

1947 елның март аенда Зәйнәгытдин ага демобилизацияләнә. Колхоз рәисе аны счетоводлар курсына җибәрә. Калинин районында алты ай укып кайтканнан соң, бухгалтериядә эшли башлый, соңрак күп еллар бригадир булып эшли. 1949 ел ахырында өйләнә. Тормыш иптәше Наилә Әхмәтханова мәктәптә укытучы, директор вазифаларын башкара. Ул районыбызда танылган сәнгать эшлеклеләре Әхмәтхановлар нәселеннән. Зәйнәгытдин ага белән Наилә ханым өч ул, бер кыз үстерәләр. Рәшит - Түбән Камада, Равил әтисе белән яши, кызлары Раушания районда шагыйрә буларак билгеле, Рамил Казанда яши.

-65 ел гомер итеп, карчыгымның мәңгелек йортка күчүенә бер ай вакыт узып бара, бергәләп чәйләр эчә, сөйләшеп утыра идек, ялгызлык бигрәк авыр икән шул, - ди сугыш ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев