Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә нәниләре Җәлил шигырьләрен яттан сөйли

    2016 ел бөек шагыйребез, халкыбызның данлыклы герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Бу зур дата Республикабызда гына түгел татарлар яшәгән һәр төбәкләрдә билгеләнеп үтелә. Нәни балаларга әдәби-эстетик тәрбия бирү һәм аларда әхлак сыйфатлары булдыруда татар балалар шигьриятенең роле чиксез зур. Мәгънәви эчтәлеге белән сабыйлар күңеленә, нәк аларның хис-кичерешләренә якын, аңлаешлы...

    2016 ел бөек шагыйребез, халкыбызның данлыклы герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Бу зур дата Республикабызда гына түгел татарлар яшәгән һәр төбәкләрдә билгеләнеп үтелә.

    Нәни балаларга әдәби-эстетик тәрбия бирү һәм аларда әхлак сыйфатлары булдыруда татар балалар шигьриятенең роле чиксез зур.

    Мәгънәви эчтәлеге белән сабыйлар күңеленә, нәк аларның хис-кичерешләренә якын, аңлаешлы булган шигырьләрнең нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың сөйләмен баетуда, зиһенен үстерүдә иң тәэсирле тәрбия чарасы.

    Безнең Минзәлә шәһәре 2 нче номерлы гомуми үсеш тибындагы "Алтынчәч" балалар бакчасында да бу юнәлештә бик күп эшләр эшләнә. Алда әйтеп үтелгәннән тәрбияви чаралар барлык балалар бакчаларында да дәвам ителә.

    Шагыйребезнең 110 еллыгына багышлап безнең балалар бакчасында район күләмендә шигырь укучылар конкурсы үтте. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, конкурс ике көнгә бүленеп үткәрелде. 17 се көнне шәһәребезнең барлык балалар бакчаларына йөрүче балалар катнашса, 2 мартта исә районыбызның 19 авыл балалар бакчасыннан килгән нәниләр шигырь сөйләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Бу бик уңай күренеш. Димәк, тәрбиячеләр Муса Җәлил иҗатын яраталар, үзләренең шәкертләренең күңелләренә дә кече яшьтән, Ватанга, туган телгә ихтирам хисе, патриотик хис тәрбиялиләр.

    Жюри составына мәртәбәле кунаклар - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Якиева Лениза Габбасовна һәм педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле мөгаллимәсе Хайруллина Илгизә Муфаздаловна чакырулы иде.

    Шәһәр балалар бакчаларыннан катнашкан балалар түбәндәге урыннарны алдылар:

    I урын - 11 нче "Шатлык" балалар бакчасыннан Галиева Камилә, 5 нче "Таңкай" балалар бакчасыннан Фаррахова Алинә.

    II урын - 2нче"Алтынчәч" балалар бакчасыннан Шайхразиев Алмаз,10 нчы "Чишмә" балалар бакчасыннан Суфиев Самир.

    III урын - 4нче "Гномик" балалар бакчасыннан Галиева Сылу, 8 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасыннан Зиннәтуллин Марсель.

    Авыл балалар бакчаларыннан:

    I урын - Фаррахова Алинә, Югары Тәкермән авылы балалар бакчасы,

    II урын - Закиров Нурислам, Дәвек авылы балалар бакчасы

    III урын - Сәхабиев Тимур, Кызыл-Төбәк авылы балалар бакчасы.

    Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: