Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә район мөхтәсибәте балалар өчен викторина игълан итә

Кадерле балалар! Әссаләмугаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Сезгә Аллаһының саләме, рахмәте һәм бәракәте булсын. Менә сезнең өчен кечкенә генә викторина оештырмакчы булдык, Аллаһы ахырларын хәерле кылса иде. Олимпиадада 15 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Сорауларның 90% ына дөрес һәм тулы җавап биргән кеше җиңүче дип табыла һәм төп призга...

Кадерле балалар! Әссаләмугаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Сезгә Аллаһының саләме, рахмәте һәм бәракәте булсын. Менә сезнең өчен кечкенә генә викторина оештырмакчы булдык, Аллаһы ахырларын хәерле кылса иде.

Олимпиадада 15 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Сорауларның 90% ына дөрес һәм тулы җавап биргән кеше җиңүче дип табыла һәм төп призга лаеклы була. Шуны да исегездән чыгармагыз, ислам динендә ялганлау зур гөнаһлардан санала. Сорауларга җавапларны хат белән түбәндәге адреска: "423700, г.Мензелинск,ул.Ленина 61, Мухтасибату Мензелинского района "- җибәрү кирәк була. Шулай ук электрон адреска җибәрергә мөмкин. (menzala@mail.ru яки mukhtasib@gmail.com). Хат белән бергә үзегезнең төгәл адресыгыз һәм телефоныгызны да җибәрүегезне сорыйбыз, чөнки хат килеп адресы булмаса, без сезне таба алмаска мөмкинбез һәм алдагы турга үтү- үтмәвегез турында сезгә хәбәр итә алмавыбыз ихтимал. Сезгә уңышлар юлдаш булсын.

Ә менә болар викторина сораулары:

1. "Ислам" сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз.

2. Нәрсә ул "Иман"?

3. Иман нигезләрен санап чыгыгыз.

4. Ислам диненең 5 баганасын языгыз.

5. "Ширек"- нәрсә ул?

6. Без Аллаһны күрә алабызмы?

7. Гәмәл кылу иманның нигезләренә керәме?

8. "аят әл-Көрси" кайсы сүрәдә?

9. Аллаһ тәгәләнең 10 исемен языгыз.

10. Аллаһ дөньяга һәм андагы җан ияләренә мохтаҗмы?

11. Кем ул "мөселман"?

12. Мөслманның сыйфатларын санап китегез.

13. Мөселманнарның кыйбласы булган изге бина- ....

14. "Ихласлык"- нәрсә ул?

15. "Әлхәмдү лилЛәһи" - ничек тәрҗемә ителә?

16. Аллаһның "әр-Рахим" - дигән исеменә аңлатма бирегез.

17. "Фарыз" - нәрсәне аңлата?

18. "Сөннәт"- нәрсә ул?

19. "Вуду"- дигән сүз нәрсәне аңлата?

20. Намазда иң еш укыла торган сүрә нинди?

21. Рамазан уразасыннан кала нинди уразалар фарыз?

22. Тәһәратсез Корьәнне яттан уку рөхсәт ителәме?

23. Тәһәратсез намаз уку доресме?

24. Пәйгамбәребез әйткән: ". . . . . - җәннәтнең ачкычы!"(Күп нокталар урынына дөрес сүзне языгыз).

25. Сәҗдә кылганда тәннең кайсы урыннары идәнгә (җиргә) тияргә тиеш?

26. "Аллаһ һәр кимчелектән пак"- дигән җөмлә гәрәпчә ничек була?

27. "Зикер" - нәрсә ул?

28. اللَّهُ مُحَمَّد الإِسْلامُ - бу сүзләр татарча ничек укыла?

29. Фәрештәләр - кемнәр алар?

30. Кайбер фәрештәләрнең исемнәрен языгыз.

31. «Әл Гыймран» кемнәр алар?

32. Шайтан-мөселманның дустымы, яки дошманы мы? Ни өчен?

33. Аллаһ тәгәлә, кешеләрне һәм җеннәрне нинди максат белән халык кылды?

34. Нинди кешеләргә намаз уку фарыз (мәҗбүри) түгел?

35. Корьәндә "әл-Исра" сүрәсендәге аятнең мәгнәсе: "Әгәрдә аларның берсе, яки икесе дә олы яшкә җитсәләр (картлыкка ирешсәләр) аларга "УФ" - дип тә әйтмә! Аларга кычкырма, ә киресенчә хөрмәт белән түбәнчелекле хәлдә сөйләш." - Әлеге аяттә кемнәр турында сүз бара?

36. Кәгъбәдән ерак түгел кемнең аяк эзләре сакланган? Ул урын ничек атала?

37. Нугман ибн Сәбит кем ул?

38. Тәмүг өстендәге , кыямәт көнне һәркем үтәргә тиешле күпер ничек атала?

39. Гәйсә - кем ул?

40. Ясриб - нинди шәһәр?

41. Муса пәйгамбәргә иңдерелгән китап ничек атала?

42. Нәрсә ул "Зәкәт"?

43. Мөселманнар кайсы шәһәргә барып "Хаҗ" гәмәлен кылалар?

44. "Тәкъдир"- нәрсә ул?

45. Мөхәммәд пәйгамбәребез әйткән: "Җәннәт - ........ аяк астында!" (Күп нокталар урынына дөрес сүзне языгыз).

46. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең исемен искә алганда нинди дога кылабыз?

47. Мөселман кешесе нәрсәне эзләп Кытайга да барыр иде?

48. "Корьән Хафиз"- дип кемне атыйлар?

49. Кешене үтерү Исламда зур ......... ! (Күп нокталар урынына дөрес сүзне языгыз).

50. Нинди тарар ислам галимнәрен беләсез? (Кимендә 5 язырга).

Тагын бер тапкыр уңышлар теләп калабыз. Белешмәләр һәм сораулар өчен телефоннар: 8-927-040-80-02; 8-906-333-73-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев