Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында хезмәткә яраксыз кешеләрне тәрбияләү буенча компенсация түләүләрен 810 кеше ала

    Минзәлә районында 2012 ел дәвамында хезмәткә яраксыз гражданнарны тәрбияләү буенча 363 компенсация түләүләре билгеләнгән, 302се өзелгән, гариза бирүче гаебе аркасында 109ына артык түләү ачыкланган. Агымдагы елның 1 апреленә мондый төр түләүләрне 810 кеше ала. 2012 ел өчен компенсация түләүләре алучылар буенча анализ күрсәткәнчә, әлеге түләүләрне өзүнең һәр өченчесе тәрбия кылучы...

    Минзәлә районында 2012 ел дәвамында хезмәткә яраксыз гражданнарны тәрбияләү буенча 363 компенсация түләүләре билгеләнгән, 302се өзелгән, гариза бирүче гаебе аркасында 109ына артык түләү ачыкланган. Агымдагы елның 1 апреленә мондый төр түләүләрне 810 кеше ала.

    2012 ел өчен компенсация түләүләре алучылар буенча анализ күрсәткәнчә, әлеге түләүләрне өзүнең һәр өченчесе тәрбия кылучы затның түләүле эш башкаруы аркасында, мондый очракларның барысы да артык түләнелгән булып исәпләнә.

    Хезмәт кенәгәсеннән тотып калулар пенсионерга артык түләнелгән хезмәт пенсияләре күләмен эзләтү турындагы башкарма документлар, пенсия белән тәэмин итүне башкаручы органнарның карарлары һәм пенсионер тарафыннан артыгын куллану нәтиҗәсендә хезмәт пенсияләре күләмен эзләтү турындагы суд карары нигезендә башкарыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: