Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә районының Иркәнәш авылында 95 яшьлек юбиляр яши

-Яшьтән эшләп үскән кешенең организмы нык була. Эш кешене чыныктыра, тәрбияли. Мин яшьтән төрле авыр эшләрдән курыкмыйча, хезмәт сөеп яшәгәнгә шушы яшькә җиттем, - ди Иркәнәш авылында яшәп, 17 декабрьдә 95 яшен тутырган Сафия Латыйпова. Яшьлеге авыр елларга туры килгән әбекәйнең картлыгы бик рәхәттә, кызы Зөләйха һәм кияве Мирфаяз гаиләсендә...

-Яшьтән эшләп үскән кешенең организмы нык була. Эш кешене чыныктыра, тәрбияли. Мин яшьтән төрле авыр эшләрдән курыкмыйча, хезмәт сөеп яшәгәнгә шушы яшькә җиттем, - ди Иркәнәш авылында яшәп, 17 декабрьдә 95 яшен тутырган Сафия Латыйпова.

Яшьлеге авыр елларга туры килгән әбекәйнең картлыгы бик рәхәттә, кызы Зөләйха һәм кияве Мирфаяз гаиләсендә үтә. "Картлыгыма Ходай кадер-хөрмәттә яшәүне насыйп итте, мин бик бәхетле карчык", - ди ул бүгенге тормышына сөенеп.

Юбилярны котларга һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырырга район Советы аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, Иркәнәш авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Рәмилә Шәкүрова, шушы авылның ветераннар советы рәисе Ягъфәр Хафизов килде.

Актаныш районының Адай авылында туып-үскән, чордашлары кебек үк авыр, олы тормыш юлы үткән әле бүген дә "сөбханалла!" диярлек. "Ничекләр килдегез, рәхмәтләр яусын сезгә!", - дип, изге юллар теләп калды безгә юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев