Минзәлә районында иң күп үзара салым Кадрәк авыл җирлегендә җыелган –578 мең сум
Район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 31 мартка үзара салым җыю буенча район буенча үтәлеш 83 процент тәшкил итә. Шәһәр буенча ул 5,2 млн сум җыелган (82,89 процент).
Үзара салым буенча 2017 елның 19 ноябрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итү өчен минзәләлеләр 2018 елда барлыгы 10,8 млн сум үзара салым кертергә тиеш иделәр.
Район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 31 мартка үзара салым җыю буенча район буенча үтәлеш 83 процент тәшкил итә. Шәһәр буенча ул 5,2 млн сум җыелган (82,89 процент).
Авыл җирлекләренә килсәк, иң күп үзара салым Кадрәк авыл җирлегендә җыелган – 578 мең сум (үтәлеш 100 процент). Үзара салымны 100 процент итеп җыйган авыл җирлекләре түбәндәгеләр: Урыс (300 мең сум), Тауасты Байлар (270 мең сум), Югары Тәкермән (245 мең сум), Воровский исемендәге (175 мең сум), Яңа Мәлкән (165 мең сум), Николаевка (152 мең сум), Наратлы Кичү (118 мең сум), Яңа Маҗын (108 мең сум) авыл җирлекләре.
Авыл җирлекләрендә һәм шәһәр буенча быел җыелган үзара салым (планга карата процентларда)
Мәгълүматлар агымдагы елның 31 мартына
Кадрәк 100,0
Урыс 100,0
Тауасты Байлар 100,0
Югары Тәкермән 100,0
Воровский исем. 100,0
Яңа Мәлкән 100,0
Николаевка 100,0
Наратлы Кичү 100,0
Яңа Маҗын 100,0
Юртау 90,18
Иске Матвеевка 89,47
Иркәнәш 88,38
Юшады 87,37
Әтрәкле 86,72
Бикбау 85,23
Иске Маҗын 73,04
Аю 60,21
Коноваловка 58,07
Хуҗәмәт 34,95
Шәһәр буенча 82,89
Район буенча 83,06
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев