Минзәлә районында урак 69% ка тәмамланды
Икмәк булса, җыр да булыр, ди халкыбыз. Киләсе уңышка кадәр, шөкер икмәкле дә, җырлы да булырга охшаганбыз.
Районыбызда бүгенге көндә 98771 тонна ашлык җыеп алынган да инде. Шул ук вакытта Минзәлә игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның барлык мәйданның 69 процентында сугарга өлгергән.
Иң яхшы нәтиҗәләр көзге бодай буенча-9197 гектар мәйдан суктырып алынган. Бу 27525 тонна дигән сүз. Көзге бодайның һәр гектары уртача 31,3 центнер уңыш биргән. Арпа культурасы да 14098 гектарда җыеп алынган һәм һәр гектар арпа уңышы уртача алганда 26,3 центнер тәшкил иткән. Борчак уңышы 935 гектарда җыеп алынган. Бу культураның уртача уңышы 20 центнердан артмый. Солы культурасы 194 гектарда игелеп аннан 592 тонна ашлык җыелган. Хәзер игенчеләребез сабан бодае суктыралар, әлегә 6180 гектарда сабан бодае суктырылган һәм бу культураның һәр гектары 37 центнер уңыш бирә. Сабан бодае “Мензелинские зори” агрофирмасында гектарыннан уртача-45, “Калморза” да-38,7, “Органик групп”ка караган хуҗалыкларда-25,2 центнер уңыш бирә. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 29,9 центнер тәшкил итә. Районыбыз хуҗалыкларында рапсны теземнәргә сала башладылар, бу культураны шушы көннәрдә суктыра башлау зарури. Кичә районыбыз кырларында 62 комбайн эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев