Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә районының сукырлар җәмгыяте инвалидлары Чаллыда орган залында концерт караулары белән бик бәхетле

Минзәлә районының сукырлар җәмгыяте җирле оешмасы инвалидлары, әлеге җәмгыять белән даими хезмәттәшлек итүче якын дуслары бергәләшеп, Чаллы шәһәрендәге орган залына концертка бардылар.

Оешма инвалидлары шушы концертка барулары белән бик бәхетле. 
–Мондый бәхетле мизгелне шушы театр директоры Лидия Евгеньевна Решетник бүләк итте.Әлеге театрда җәмгыять членнары дүртенче тапкыр. Бу юлы без шундый зур канәгатьләнү хисе белән орган музыкасын – титуляр органист Доменико Северин иҗатын тыңладык. 
Безгә карата шундый игътибар күрсәткән өчен әлеге театр җитәкчелегенә район сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Кальскова Рәхмәт хаты тапшырды. 
Концертка баручылар иң элек шушы бинада оештырылган картиналар күргәзмәсен дә карадылар. Бу сәяхәттән безнең кәефләребез күтәрелеп китте. 
Изге күңелле АТП директоры Рамил Каримов бу юлы да концертка барырга аввтобус биреп торды. Шушы изгелекләре өчен аларга һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын, үзләренә саулык-иминлек, озын гомер телибез, дип хәбәр итәләр әлеге җәмгыятьтән Людмила Петрова һәм Евгения Макарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев