Минзәлә шәһәренең 5 нче балалар бакчасында "Өч кыз" әкияте сәхнәләштерелде
Биредә балаларга бик еш кына үзләрен артист итеп тоярга мөмкинлек бирәләр - татар телендә спектакльләрне даими куялар. Спектакльгә әзерлек барышында балалар белән бик күп эшләр эшләнде: татар орнаменты белән калфак, читекләр бизәдек, рәсемнәр төшердек, әниләр турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәндек. Без әкиятне кичке утырулар, уеннар белән башлап җибәрдек. Спектакльдә бер...
Биредә балаларга бик еш кына үзләрен артист итеп тоярга мөмкинлек бирәләр - татар телендә спектакльләрне даими куялар.
Спектакльгә әзерлек барышында балалар белән бик күп эшләр эшләнде: татар орнаменты белән калфак, читекләр бизәдек, рәсемнәр төшердек, әниләр турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәндек.
Без әкиятне кичке утырулар, уеннар белән башлап җибәрдек. Спектакльдә бер генә бала да рольсез калмады. Алар татар халкының җырлы-биюле уены "Чума үрдәк, чума каз", "Түбәтәй" уеннарын бик яратып уйнадылар.
Спектакльгә әзерлек барышында әти-әниләр костюмнар тегәргә булышты. Иң төп роль - Әни ролендә - шушы балалар бакчасының тәрбиячесе- Фаттахова Люция Рауфатовна уйнады. Спектакльдә бакчага йөрүче татар балалары белән беррәттән рус балалары да катнашты: тиен ролен- Фаррахова Алинә, өлкән кызны- Баймурзина Гүзәл, уртанчы кызны - Иманова Влада, кечесен - Гыйлметдинова Азалия башкардылар. Петров Савелий, Адиев Рамил, Муллахметов Данияр ярдәмче рольләрдә уйнадылар. Дөрес, бик оста уйнаучылар бар, кайсыларына шомарасы да шомарасы әле, әмма эш анда түгел. Иң мөһиме - балаларда татар әдәбиятына, татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, татар телен яратырга һәм ихтирам итәргә өйрәтү. Әкият бәйрәме "Әнием, әнекәем" җыры белән тәмамланды. Бу бәйрәм һәр кешенең үз әнисенә карата тагын да ихтирамын, мәхәббәтен көчәйтте. Балаларның күңелләре бик күтәренке иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев