Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә укучылары нигә сыната

    ТАТМЕДИА" ААҖ 2015 елның беренче ярыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Ул 2014 елның 10 октябреннән 31 декбренә кадәр дәвам итте. Шушы аралыкта бер кеше бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш...

    ТАТМЕДИА" ААҖ 2015 елның беренче ярыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Ул 2014 елның 10 октябреннән 31 декбренә кадәр дәвам итте. Шушы аралыкта бер кеше бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш иде. Иң зур бүләк iPad дип вәгъдә иттеләр. Бәйге тәмамланды һәм аның җиңүчеләре дә билгеле булды.

    Мәгълүм булганча, "ТАТМЕДИА"ААҖнә 99 газета һәм 21 журнал, 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар карый. Бәйге игълан ителгәнннән соң, Татарстан республикасыннан гына түгел, Россиянең калган регионнарыннан да абунәчеләр 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу хакындагы квитанцияләренең күчермәләрен юллаганнар. Конкурста катнашучылар алдагы елларга караганда ике тапкырга күбрәк булды дип хәбәр итә "ТАТМЕДИА"ның матбугат үзәге. Бәйгегә нәтиҗә ясаганнан соң, iPadка 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен иң зур суммага газета-журналларга язылган райондашыбыз, Иске Байсарда яшәүче Ринат Ямиев лаек булды. Цифрлы фотоаппаратлар Азнакай районыннан Миләүшә Шәйхуловага, шул ук районнан Ильдус Гыйләҗевка һәм Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салиховка бүләк ителде. Конкурс шарты буенча квитанцияләрен иң алдан җибәргән 50 абунәчегә дә концтоварлар җыелмасы һәм китап бүләк иткәннәр иде. Алар арасында безнең районнан Айсылу Хисамова, Гөлнара Локманова, Луиза Зарипова һәм Илиза Ахуновалар да бар.

    Әлеге бәйге турында кайдан белдегез соң?

    - Район газетасыннан укыдым һәм миңа кызык булып тоелды. "Актаныш таңнары", мәгариф системасында эшләгәч "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" , "Мәйдан", "Безнең мирас", балалар өчен Ялкын , Сабантуй , Салават күпере","Көмеш кыңгырау", "Сөембикә", "Татарстан яшьләре", "Акчарлак" кебек газета-журналларны бердә калдырмыйча алып барам. "Татарстан яшьләре" белән "Акчарлак" газетасы "Татмедиа"ныкы түгел, алар бәйгедә катнашмады. Шуннан аның сайтына кереп тагын нинди газета-журналлары бар икән дип карадым да, "Казан утлары", "Ватаным Татарстан","Татарстан", "Идел", "Сәхнә", "Чаян"га өстәп язылдым да, барысы биш мең ярымга җыелды. Шуннан тәвәккәлләп квитанциянең күчермәсен җибәрдем.

    Минзәләдә яшәүче актанышлылар үзегезнең якташыгызны таныйсыгызмы? Танымасагыз да горурлана аласыз!!!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 12 апрель 2018 - 10:52
      Минзәлә гимназиясе укучылары "Мимимишки" мультфильмын татарча "сөйләштерә"
    • 4 апрель 2018 - 16:25
      Минзәлә татар дәүләт драма театры вәкилләре катнашында матбугат конференциясе
    Ночной режим