Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә дә шәхси массаж кабинеты бар

Бүгенге көндә массаж ясаучыларга еш мөрәҗәгать итәләр, массаж салоннары да күп, хәтта чәчтарашханәләрдә дә сезгә бу хезмәтне тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Әлеге һөнәр бик кызыклы, чөнки һәрдаим кешеләр белән аралашасың. Ләкин һәр кеше массаж ясау белән шөгыльләнә аламы соң? Һәркемгә массаж ясау хезмәтен тәкъдим итүче "дәвалаучы"лар, "им-томчылар" бездә чыннан да аз...

Бүгенге көндә массаж ясаучыларга еш мөрәҗәгать итәләр, массаж салоннары да күп, хәтта чәчтарашханәләрдә дә сезгә бу хезмәтне тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Әлеге һөнәр бик кызыклы, чөнки һәрдаим кешеләр белән аралашасың. Ләкин һәр кеше массаж ясау белән шөгыльләнә аламы соң?

Һәркемгә массаж ясау хезмәтен тәкъдим итүче "дәвалаучы"лар, "им-томчылар" бездә чыннан да аз түгел. Массаж ясарга төрле юллар белән өйрәнергә була: модалы китап сатып алып, аның матур рәсемнәренә һәм күрсәтмәләренә таянып яки үзен массаж ясаучы оста белгеч дип санаган танышың аркылы...

Безнең шәһәрдә җитди адым ясап, массаж кабинеты ачарга җөрьәт итүче кеше барлыкка килде. 90 нчы еллар башында Лидия Семакина, әнисе кушуы буенча, беренче медицина ярдәме күрсәтелә торган курсларга (ул вакытта аны үзәк хастаханәнең өлкән шәфкать туташы Сәкинә Фазиевна оештыра) бара. Кулына тиешле документ алу белән ул якыннары өчен үзенә күрә коткаручыга әверелә. Физик нагрузкалардан соң кемдер буыннарын яза алмый, кемнеңдер биле ычкына... Ләкин бу файдалы эшкә чынлап торып тотынырга мөмкинлек булмый...

Танышлары аркылы Лидия Юрьевна үз эшеңне ачу өчен мәшгульлек үзәге аша субсидия алырга мөмкин булуы турында ишетә. Озак та уйлап тормыйча, ул үзәккә мөрәҗәгать итә, бизнес-план төзи. Үзәк әлеге бизнес-планны раслый һәм шуннан эш башланып китә.

Эше өчен кирәк булган әсбаплар белән җиһазланган киң иркен бүлмәдә без кечкенә генә буйлы нәфис хатын-кыз белән әңгәмә корабыз (яшермим, аның һөнәри осталыгына карата башта миндә бераз шикләнү туды). Борынга җиңелчә генә үләннәр, майлар исе килеп бәрелә - болар барысы да тәнгә билгеле бер җиңеллек бирәләр төсле.

-Массаж сәнгатенә ия булу өчен нинди табигый сәләткә ия булырга кирәк? - дип кызыксынам мин Лидия Юрьевнадан.

-Беренчедән, өйрәнергә теләк булу, яхшы хәтер, игътибар. Икенчедән, массаж ясаганда кулларны контрольдә тота белү һәм кирәкле якка хәрәкәт иттерә алу. Клиентлар белән тактлы итеп сөйләшә белү дә мөһим. Массаж ясаучы белгеч кеше хәленә керә белергә, ягъни пациентның проблемаларын аңлый белергә тиеш. Яхшы массаж ясаучы күңеле белән тыныч һәм шул ук вакытта үз-үзенә ышанган булырга тиеш. Син үткәргән массаж сеансыннан соң кеше тәнендә җылыну, авыр хезмәт башкарганнан соң барлыкка килә торган алҗау тоярга тиеш. Бигрәк тә мин балалар белән эшләргә яратам, алар миңа ышаналар. Массаж ясаучы булу ул минем сәләтем, ә балалар массаж ясаучысы - ул икеләтә сәләтем дияргә була.

Лидия Ивановна көнгә 8-10 кешене кабул итә. Бөтен Россия күләмендә клиентлары барлыгы белән дә мактана ала. Аңа аэроклубтан да киләләр. (Шәһәребез кечкенә, ә читтән килүче клиентларның да булуы - эшкә бирелгән бәянең зурысы шул түгелме?). Массаж вакытында ул һәр клиентына киңәшләр бирә, аңлата. Үз белемен күтәрү өстендә эшли, өстәмә әдәбият укый, семинарларда катнаша. Аның эш методикалары төрле.

-Классик массаж кеше тәнендә авырту тудырырга мөмкин, алган травмалардан соң бигрәк тә. Кулның яки аякның югалткан функцияләрен кабат тогызу өчен авртусыз булмый да. Монда да чикне белергә кирәк: һәртөрле авырту сызлауга әверелергә мөмкин. Шуңа күрә дә массаж ясаучылар куллана торган алымнарның берсе булып - тәнне җылыту алымы тора. Әгәр дә инде сез сәламәтләндерү массажына йөрисез икән, анысы - икенче нәрсә. Бу вакытта сез сеанстан соң үзегедә җиңеллек хис итәргә тиешсез. Төп проблема шунда: кешеләр үз чирләрен азындыралар. Сәламәтлегегез борчымаса да, елга ике массаж курсын узарга кирәк.

-Һәр эш канәгатьләнү хисе белән бергә табыш та китерегә тиеш. Массаж ясаучы булып эшләү табышлымы? - дип соңгы соравымны бирәм.

-Монда клиентлар базасы мөһим роль уйный, репутация дә яулап алынырга тиеш. Башлангыч чорда түбән хакка танышларга хезмәт күрсәтергә туры килде. "Сарафан радиосы" аша хезмәтем турында башка кешеләр дә белеп алды, хәзер мин клиентларны расписание буенча кабул итәм. Табышлы һөнәрләрнең берсе дип саныйм. Үземнең арыганлакны ничек җиңәмме? Бассейнга йөрим, тәнне яза торган ванналар кабул итәм һәм өемдәге халәт тә авырлыкларны җиңәргә этәргеч бирә. Әнием кирәкле юнәлештә юл күрсәтүчем булса, улым Роман спорттагы уңышлары белән сөендереп, күңелгә рәхәтлек бирә. Үз-үзеңә ышанып, туры юлдан барырга кирәк, кешеләргә ярдәм итәргә, - ди Лидия Юрьевна.

Безнең белешмә

Массаж ясау буенча белгечләр бүгенге көнгә кадәр "Нәрсә ул массаж һәм аның белән кемнәр шөгыльләнә ала?" дигән сорауга төгәл җавап бирә алмыйлар. Әлеге сорау белән кешеләр көн саен диярлек очрашалар, шуңа да карамастан массаж ясаучы һөнәренә сорау зур. Массаж ясаучылар (дәвалау, косметик һ.б.) газета, телевидение, журналлар аша үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Ләкин бу хезмәттән файдаланырга теләгән бар кеше дә мондый чараларның законлы булуын тикшереп тормый. Гиппократның барыбызга да билгеле булган "Кешегә зыян китермә" антын бүген законнар алыштыра, ягъни кеше белән бәйле булган һәр төр эшчәнлек, бигрәк тә ул пациент сәламәтлегенә зыян китерерлек булса, лицензия үткән һәм сертификат алынган булырга тиеш ("Гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы РФ закончалыгы" 54 маддә). Һәр массаж төре шушы закончалыкларга буйсынырга тиеш.

Белемнән тыш, әлеге һөнәрдә кулларның көче дә зур роль уйный. Хатын-кыз массаж ясаучыларга балалар массажын, төрле релакс-программаларны, косметик массажны (мисал өчен, тазаруга каршы) ышанып тапшырырга була - бер сүз белән әйткәндә, җиңел техника таләп ителгәннәрен. Ә инде катлаулы техника таләп ителгәннәрен ир-атлар ясаса кулайрак булачак, чөнки мондый төр массажлар күп физик көч сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев