Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә электр счетчиклары күрсәткечләрен шәһәрдәге оешмалар алачак

Район башлыгы Рәсим Садыков ОДНга кагылышлы киңәшмә үткәрде. РФ Президентының, шулай ук ТР Президентының күрсәтмәләре буенча һәрбер төбәк ОДНның ни өчен югары булуы турында хисап тоткан.

- Бездә дә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ОДНның тиешле дәрәҗәдән арттырып исәпләнүенә зарланалар, - диде Рәсим Мөкәрәмович.

ОДНның ике очракта гына артуы мөмкин, беренчесе, кайбер фатир хуҗалары электр энергиясен урлаганда, икенчесе - энергетиклар өстәп исәпләгән очракларда, дип бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде район башлыгы.

Кулланучылар белән энергетиклар арасында шик-шөбһәгә нокта кую өчен күпфатирлы йортлардагы һәрбер фатир буенча электр счетчиклары күрсәткечләрен шәһәрдәге оешмалар алачак. Моның өчен һәр оешмага, учреждениегә аларның исемлеге җиткерелде, обход кәгазьләре таратылды. Шулай итеп, оешма вәкилләре 24, 25 март көннәрендә счетчик күрсәткечләрен алачаклар. Аннары ОДН буенча анализ ясалачак, диелде киңәшмәдә.

СҮЗ УҢАЕНДА. Шушы көннәрдә генә редакциягә дә ОДН буенча энергосбытлылар адресына ризасызлык белдереп Изыскательләр урамындагы 3/17 нче, 3/15А нче йортлардан Вера Сидорова, Алла Тогулева мөрәҗәгать иткән иде. Алла Петровна ОДНның үз фатирларындагы күрсәткечтән 3-4 тапкыр арттырып исәпләнүенә зарланды. Үз йортлары буенча (3/17) исәпләүләр алып баручы Вера Анатольевна берничә ай буена энергосбытлылар бусагасын таптый торгач, ОДНны күп исәпләүче энергетикларны тәки тәртипкә өйрәткән: февраль өчен аларга ОДН тиешенчә исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев