Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә "кара риэлтор”ларга җинаять эше кузгатылган

Мошенниклык гамәлләре кылган һәм милекне көчләп тартып алу фактлары буенча "кара риэлтор"ларга карата җинаять эше кузгатылган, әлеге группа эшчәнлегеннән 10 кеше зыян күргән. Тикшерү фаразлары буенча, гражданин Б. чит кешеләрнең фатирын, торак йортын, җир кишәрлекләрен сату һәм алмаштыру сылтавы белән милекләрен көчләп тартып алу, "Ана капиталы"н акчага әйләндерү һәм кредит...

Мошенниклык гамәлләре кылган һәм милекне көчләп тартып алу фактлары буенча "кара риэлтор"ларга карата җинаять эше кузгатылган, әлеге группа эшчәнлегеннән 10 кеше зыян күргән. Тикшерү фаразлары буенча, гражданин Б. чит кешеләрнең фатирын, торак йортын, җир кишәрлекләрен сату һәм алмаштыру сылтавы белән милекләрен көчләп тартып алу, "Ана капиталы"н акчага әйләндерү һәм кредит алу өчен махсус группа оештыра. Группа составына якынча 8 кеше кертелгән. Хәзерге вакытта әлеге эш буенча 3 кеше гаепләнә, алар кулга алынган. Әлеге җинаять эшенә катнашы булган башкаларның да гаепләрен ачыклау буенча эш алып барыла.

Сыйфатлы һәм үз вакытында җинаять тикшерүе уздыру өчен 8 кешедән торган оператив тикшерү группасы оештырылды. Әлеге группага ТР Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаять төркеме белән көрәшү бүлекчәсе хезмәткәрләре дә кертелгән. "Кара риэлтор"лар тарафыннан зыян күргән минзәләлеләрнең Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итүе сорала, - дип хәбәр итә әлеге бүлекнең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев