Минзәләдә "Нәүрүз" бәйрәмен каршы алдылар
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Гимназия бинасы шимбә көнне гөрләп торды. "Соң булса да уң булсын" дип "Нәүрүз" бәйрәмен каршы алдылар. Шушы уңайдан "Язгы ярминкәне" дә үткәрделәр. 2нче сыйныф укучылары театральләштерелгән чара күрсәттеләр. Профессиональ театр артистларыннан бер дә калышмадылар. Балаларга, аларның ата-аналарына, сыйныф укытучысына рәхмәт әйтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев