Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә Сингапур мәгарифенә йөз тоталар

Сингапур мәктәптә белем бирүнең сыйфаты буенча алга киткән дәүләтләрдән санала. Шунлыктан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы нигезендә, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, "XXI гасыр өчен мәгарифне үзгәртү" исеме астында белем күтәрү программасы тормышка ашырылды. Узган ел Минзәләш шәһәрендәге гимназия директоры Ренат Ибраһимов Сингапурда булып кайтты, үз күзләре белән күргән, үзе...

Сингапур мәктәптә белем бирүнең сыйфаты буенча алга киткән дәүләтләрдән санала. Шунлыктан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы нигезендә, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, "XXI гасыр өчен мәгарифне үзгәртү" исеме астында белем күтәрү программасы тормышка ашырылды.

Узган ел Минзәләш шәһәрендәге гимназия директоры Ренат Ибраһимов Сингапурда булып кайтты, үз күзләре белән күргән, үзе ишеткән яңалыкларны ул семинарда катнашучыларга бәян итте:

-Бүгенге көндә безнең алга зур бурыч куелды - республикада бу юнәлештә эшләүче 55 мәктәпнең берсе - безнең гимназия дә ресурс үзәге буларак эшли башлады. Яңа алымнарның асылына төшенеп, һәр укытучы аларны үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп кулланырга тиеш. Февраль башында беренче дәресләр күрсәттек. Авыр, әлбәттә, хаталарсыз да булмый. Сингапур методикасының максаты - укытучыларны заманча, дөнья күләмендә киң танылган алдынгы һәм нәтиҗәле интерактив укыту методикаларына өйрәтү. Сингапурча укыту укытучыларны хәзерге белем бирү формасыннан читләштерүне күздә тотмый, программаларны яңа ысул белән укучыга кызыклы итеп җиткерүне максат итеп куя. Бу метод белән эшләүче мәктәпләрнең һәркайсының үз миссиясе бар. Гимназиянең миссиясе - өч телдә яхшы аралаша, стандарт булмаган фикер йөртә белүче, мәсьәләләрне оригиналь чишүгә әзер укучы шәхес тәрбияләү, - диде ул үз чыгышында.

"XXI гасыр күнекмәләре һәм компетенцияләре. Сингапур тәҗрибәсе" исемле семинарда гимназия укытучылары биш ачык дәрес күрсәтте. Без икенче сыйныфта әйләнә-тирәне өйрәнү дәресендә булдык. Гадәти сыйныф бүлмәсе. Парталар, укучылар, укытучы, 45 минутлык дәрес - боларның берсе дә үзгәрми. Укыту алымнары бары тик уен формалары белән баетыла. Элекке кебек сүз әйтергә куркып торган укучы да, "Дөрес әйтмисең", дигән укытучы да юк биредә. Киресенчә, үз фикерен әйтә белгән, бәхәскә керергә курыкмаган укучылар гына бар.

Балаларны белем алу процессына ничек җәлеп итәргә? Бу хакта тулырак "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев