Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә “Татар кызы-2015”не билгеләделәр

Ел саен әле бер, әле икенче төбәктә Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләре студентлары арасында үткәрелеп килүче "Татар кызы-2015" республика бәйгесенең быелгысы Минзәләдә узды. Әлеге бәйге республикабызда телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча ТР дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелеп, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерү, яшь буында...

Ел саен әле бер, әле икенче төбәктә Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләре студентлары арасында үткәрелеп килүче "Татар кызы-2015" республика бәйгесенең быелгысы Минзәләдә узды.

Әлеге бәйге республикабызда телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча ТР дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелеп, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерү, яшь буында мәдәнияткә, туган ягына карата хөрмәт тәрбияләү максатын эченә ала. Шуңа да конкурста катнашучыларның һәр чыгышында жюри әгъзалары шушы таләпләрнең үтәлүенә игътибар итте.

Шәһәребездәге мәхабәт Балалар иҗат йорты бинасында үткәрелгән бәйгедә Казан, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Буа, Чистай, Әлмәт, Минзәлә медицина училище/техникумнары һәм көллиятләреннән тугыз студент кыз ярышты. Алар арасында Минзәлә медицина училише/техникумы студенткасы Алия Асылмәрдәнова да бар иде.

Бәйгене ачып җибәргәндә сәламләү чыгышында Минзәлә медицина училище/техникумы директоры Люция Хираҗева "Чын татар кызы бар яктан да оста, уңган, шул ук вакытта шәфкатьле дә булырга тиеш", дип әйткән иде. Менә шул осталыкларын күрсәтте дә инде студентлар - булачак медицина хезмәткәрләре берничә сәгатькә сузылган бәйгедә. Аларга моның өчен кызыклы, шул ук вакытта гади булмаган сынаулар аша үтәргә туры килде. Әйтик, "Мин татар кызы" дигән исем астында "визит карточкасы"н күрсәткәндә татар телен саклауның әһәмиятенә үз карашларын белдерергә, аның медицина хезмәткәре өчен мөһим булуын билгеләп үтәргә, икенче сынау - милли киемнән дефиле вакытында үзләренең буй-сын ыспайлыгын күрсәтергә тиешләр иде. Моннан тыш санаулы минутлар эчендә үзенең талантын, рухи дөньясын, җыр һәм бию, нәфис сүз сөйләүдән тыш милли аш-суга булган осталыкларын да ачып салу бурычы куелган иде. Интеллектуаль бәйгедә кызлар сәламәтлек турындагы мәкальләрне белүләрен, үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, кызларның бәйгегә җитди әзерләнүе сизелеп торды. Шуңа күрә бәйге аларга көч биреп, җан атып утырган укытучылары һәм группадашлары өчен ул бәйрәм төсен алды.

Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, нинди чара гына үткәрелмәсен, барысында да шушы тема чагылыш таба. Бу бәйгедә дә шулдай булды: кызларга "Фронттан хат" дигән исем астында презентация әзерләп килергә өйгә эш бирелгән иде. Конкурсантлар арасында шигырь яисә әсәрдән өзек укучылар да, театраль күренеш тәкъдим итүчеләр дә булды. Шундый оста башкаручылар булды, аларны тыңлаганда күзгә ирексездән яшь килде.

Урта медицина белем бирү учреждениеләре студентлары арасында үткәрелгән әлеге конкурста "Татар кызы-2015" исеменә Буа медицина училище/техникумы студенты Чулпан Салихова лаек булды. Башка конкурсантларның чыгышлары төрле номинацияләр белән бәяләнде: Минзәлә медицина училище/техникумы студенты Алия Асылмәрдәнова «Зирәк кыз» номинациясендә, Гүзәл Садыйкова (Чистай) - "Үткен кыз"; Гөлназ Ишмеева (Бөгелмә) - "Шаян кыз", Миләүшә Калиева (Казан) - "Милли җанлы кыз", Аделина Хәбибуллина (Алабуга) - "Уңган кыз", Әдилә Низамова (Яшел Үзән) - "Сүз остасы", Исламия Хафизова (Әлмәт) - "Сәләтле кыз", Кадрия Мөгизова (Түбән Кама) "Зыялы кыз" номинациясендә билгеләнде.

Бәйрәм төсмере алган бу бәйге бик матур кичерешләр калдырды, студент кызларның чыгышларына сокланып карап утырдык. Бар яклап та тәрбияви роле бик зур булганга, шәһәребездәге башка урта уку йортларында белем алучы яшьләр өчен дә бик әйбәт чара булыр иде ул. Чөнки милләтебезнең онытылып баручы йолаларын яңартуга гына ирешелеп калмыйча, телебезне үстерүгә, милли традицияләребезне саклауга да йогынтысы зур бит мондый чараларның. Нәрсә дисәк тә, милләтебезнең киләчәге яшьләр кулында бит.

Люция Хираҗева, Минзәлә медицина училище/техникумы директоры:

-ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә ел саен үткәрелеп килә торган мондый бәйгеләр йөзгә чибәр, эшкә уңган һәм татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны яхшы белүче кызлар арасыннан иң-иңнәрен ачыкларга ярдәм итә. Һәм әһәмияте дә шунда дип саныйм. Аларда студентлар бик теләп катнаша. Узган ел үткәрелгән конкурста безнең студентыбыз Айзирә Хамадишина җиңеп чыккан иде. Мондый бәйгеләрнең дәвамлы булуын телим.

Гөлнур Гыйләҗетдинова, ТРның атказанган укытучысы, Минзәлә педкөллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, жюри әгъзасы:

-Бәйгенең төп үзенчәлеге татар милләтенең телгә, аның культурасына булган кызыксынуын киңәйтүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән. Бәйге шартлары буенча сынаулар шактый катлаулы булса да, кызлар сынатмады. Араларында үтә җор теллеләр, тыйнаклары да, шаяннары да, җитезләре, искиткеч тапкырлары да бар иде. Ни дисәк тә, булачак медицина хезмәткәрләре бит алар. Киләчәктә дә шулай мәрхәмәтле, шәфкатьле, тырыш һәм тыйнак булсыннар, сөйкемлелекләрен югалтмасыннар иде. Укучыларын бәйгегә әзерләп, күңелләрендә яткан милли орлыкны үстерергә этәргеч бирүче укытучыларның хезмәте бик зур, рәхмәт аларга.

Чулпан Салихова, "Татар кызы-2015" җиңүчесе:

-Мин мондый бәйгедә икенче ел катнашам, җиңүемә мин бик шат, моның өчен укытучым Гөлсинә Шәрәфетдиновага бик тә рәхмәт әйтәсем килә. Билгеле, конкурска әзерләнү тырышлык, түземлек таләп итә, бик күп китаплар укырга, интернет челтәре аша эзләнергә, шулай ук иҗади эш белән шөгыльләнергә туры килде. Конкурска әзерләнү чорында татар халкының тарихын, йолаларын искә төшерү, өйрәнү белән беррәттән, кызыклы мәгълүматлар белән очраштым, бик күп дуслар таптым. Бәйгене оештыручыларга рәхмәтем зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев