Минзәләдә – ТР Профсоюзлар Федерациясе көне
ТР Профсоюзлар Федерациясе менә шул рәвешле ел саен республиканың шәһәр һәм районнарда традициягә әверелгән эш формасы алып бара. Бүгенге көндә Федерация 830 мең профсоюз әгъзасын - 30 төргә якын тармак һәм 30 мең профсоюз оешмасын берләштерә. ТР Профсоюзлар федерациясе көне кысаларында бүген, 19 июньдә, Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортында район...
ТР Профсоюзлар Федерациясе менә шул рәвешле ел саен республиканың шәһәр һәм районнарда традициягә әверелгән эш формасы алып бара. Бүгенге көндә Федерация 830 мең профсоюз әгъзасын - 30 төргә якын тармак һәм 30 мең профсоюз оешмасын берләштерә. ТР Профсоюзлар федерациясе көне кысаларында бүген, 19 июньдә, Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортында район җитәкчелеге, профсоюз активы, эш бирүчеләр вәкилләре, кадрлар эше, хезмәтне саклау, юридик хезмәт белгечләре катнашында семинар-киңәшмә булды. Семинарда катнашучыларны Минзәлә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәис Вагыйзов сәламләде. ТР Профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары татьяна Васильева аудитория алдында Профсоюзлар Федерациясе эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләргә, агымдагы һәм киләчәктәге бурычларга тукталды. -Федерациянең бүгенге эшчәнлегендә төп максат - шәһәр һәм районнар белән бергәләп эшләү, аларның икътисадый яктан үсеше, социаль тотрыклылыгы. Узган ел республиканың профсоюзлары инициативасы буенча 17 нче республика килешүенә кул куелды. Безнең Федерация һәм эш бирүчеләр берләшмәсе Координацион советы, ТР Министрлар кабинеты арасында төзелә торган мондый килешү социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү хакында. Узган ел 24 тармакара, 172 территориаль һәм территориаль-тармакара килешүе һәм 5 меңгә якын килешү төзелде. Соңгы еллар эчендә безнең тарафтан күп эшләр башкарылды, шуларның нәтиҗәсе буларак республика буенча уртача хезмәт хакы үсешенә, эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә, социаль ташламаларга ирешелде. Әмма башкарасы эшләр дә аз түгел әле, - диде Татьяна Юрьевна. ТР Профсоюзлар Федерациясе аппараты белгечләре: бүлек начальнигы урынбасары- хезмәт буенча хокукый инспектор Лариса Бушмелева, бүлек начальнигы урынбасары- хезмәт буенча техник инспектор Николай Клевачев, аппарат җитәкчесе урынбасары-оештыру эшләре буенча бүлек начальнигы Әлфия Хәсәнова, Федерациянең баш бухгалтеры Регина Ярушкина - профсоюзлар эшчәнлегенең кайбер өлешләренә - хезмәтне саклау, хезмәткәрләрнең пенсиягә булган хокукларын яклау мәсьәләләренә тукталдылар, хезмәт закончалыклары буенча аңлатмалар, рекомендацияләр бирделәр. Соңыннан Федерация аппараты белгечләре консультация үткәрделәр, киңәшмәдә катнашучылар биргән сорауларга җавап бирделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 14:58М-7 юлында зур бөке хасил булды Бүген иртән иртәнге 9лар тирәсендә Мәскәү-Уфа юлының 1103 километрында йөк автомобильләре һәм җиңел автомашиналар катнашында юл транспорт һәлакәте булды.00
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:50Сез кышкылыкка нәрсәләр әзерлисез? Әлеге сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:24Акча күктән яумый. Моның өчен тырышырга һәм... сабыр булырга кирәк Уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан «Минзәлә-информ» филиалы бинасын берничә эшмәкәр арендалый. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Бу юлы без шәхси эшмәкәр Марат Җәләловның «Online» реклама остаханәсе эшчәнлегенә тукталдык. Быел остаханә үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә.00
-
5 гыйнвар 2021 - 06:14“Әйдәгез дус яшик” Бездә эшенә карата түбән хезмәт хакы түләнгән өч әһәмиятле һөнәр бар. Ул – кешеләргә хезмәт күрсәтүче, шул ук вакытта кадерсез – укытучы, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре. Эшләү өчен бу һөнәрләр өчен аерым белем кирәк.00
-
4 гыйнвар 2021 - 21:05Минзәләдә балаларның кышкы каникуллары күңелле уза Минзәлә елгасының яр буенда район мәдәният йортының иҗат коллективы “Күңелле каникуллар” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрде.00
-
3 гыйнвар 2021 - 08:46Аппарат куйгач аны карап та торырга кирәктер Шәһәребез кибетләре яннарына су ала торган аппаратлар урнаштырдылар.00
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
11 ноябрь 2020 - 16:51Хәерле кич. Рүзилә Гатауллина сүзләре, Альберт Латыпов көе, җырлый Наталья Чепкасова
-
20 гыйнвар 2021 - 10:17Минзәләдә минималь хезмәт хакы 15400 сумга җиттеЯңалык бюджеттан тыш сектор оешмаларына кагыла00
-
19 гыйнвар 2021 - 18:11Минзәләнең иң билгеле абыстайларының берсен соңгы юлга озаттыларКәндидә Хәбибуллинага быел 95 яшь туласы иде00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116500
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78700
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.93500
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.123700
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064112100
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.317400
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.306700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика