Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә традицион шахмат-шашка ярышлары үткәрелде

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 80 еллык юбилей сезоны алдыннан театрны оештыручы, аның беренче режиссеры һәм директоры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге Кубокка традицион шахмат-шашка ярышлары үткәрелде. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә булган шахмат ярышларына 67 ир-ат һәм 10 хатын-кыз , шашка ярышларына 41 ир-ат һәм 7...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 80 еллык юбилей сезоны алдыннан театрны оештыручы, аның беренче режиссеры һәм директоры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге Кубокка традицион шахмат-шашка ярышлары үткәрелде.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә булган шахмат ярышларына 67 ир-ат һәм 10 хатын-кыз , шашка ярышларына 41 ир-ат һәм 7 хатын-кыз язылды. Мәктәп укучылары һәм студентларның бик күп булулары сәбәпле, уеннарның баш судьясы Әнвәр Камалов өч категориядә бүләкләүне кирәк дип тапты.

Шахмат буенча мәктәп укучылары арасында:

1урын Михаил Токарев №1 мәктәп

2урын Азат Фатихов Югары Тәкермән мәктәбе

3урын Айрат Камалов Тат. Мөшеге мәктәбе

Студентлар арасында:

1урын Камил Дәүләтов Югары Тәкермән

2урын Николай Николин авыл хуҗалыгы техникумы

3урын Владислав Михайлов авыл хуҗалыгы техникумы

Ир-атлар арасында:

1урын Ленар Газыев "Татавтодор"

2урын Рәис Әхмәтов Минзәлә шәһәре

3урын Раффаел Ибраһимов Кәдрәк авылы

Хатын-кызлар арасында:

1урын Карина Киреева №3 мәктәп

2урын Ангелина Бубекова №3 мәктәп

3урын Анастасия Павлова №3 мәктәп

Шулай итеп, Ленар Газыев һәм Карина Киреевалар шахмат буенча Кубок ияләре булдылар.

Башка еллардан аермалы буларак шашка ярышларында катнашучылар бик күп булды.

Ир-атлар арасында шашкада җиңүчеләр:

1урын Әнваәр Камалов Татар Мөшегесе мәктәбе

2урын Хафиз Хамматуллин Минзәлә театры

3 урын Айнур Вагизов гимназия

Хатын-кызлар арасында:

1урын Резеда Камалова Татар Мөшегесе мәктәбе

2урын Светлана Суставова авыл хуҗалыгы техникумы

3урын Рузилә Фаррахова №1 мәктәп

Әнвәр Камалов һәм аның кызы Резеда Камалова шашка буенча Кубок ияләре булдылар.

Шахмат ярышларында икенче судья - Михаил Кукаркин ярдәм итте. Ике ярышларның да быелгы ачышы - "Татавтодор" оешмасыннан килгән Ленар Газыев җиңүче булырга да өлгерде, судьялык эшендә дә актив булды.

Иң өлкән уенчыбыз - 81 яшьлек Мозаффар абый Фаррахов булды. Күптәнге дусларыбыз Мөхәммәт абый Мукминов, Рәис абый Әхмәтов, Раффаел абый Ибраһимовларны күрүгә дә сөендек.

Авыл хуҗалыгы техникумыннан иң күп санлы уенчы катнашты. Рәмзил Бәдриев һәр студентын контрольдә тотып, көч биреп торды. №3 санлы мәктәп укучылары, гадәттәгечә, бик актив һәм призлы урыннарда. №1 мәктәп, Югары Тәкермән, Аю, Тат.Мөшеге мәктәпләре, гимназия, №2 һәм №3 мәктәп, педколледж, изолятор, "Татавтодор" оешмаларыннан уенчылар катнашты.

Үз чиратында, баш судҗя Әнвәр Камалов театр дирекциясенә ярышларны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Киләсе очлашуларга кадәр, хөрмәтле шахмат-шашка сөючеләр!

Хозяйства управляющей компании «Органик Групп» Мензелинского района начали убирать кукурузу на зерно.

На сегодняшний день с полей хозяйства «Якты юл» убрано 30 гектаров и намолочено 1500 центнера зерна. Кукурузное зерно прямо с полей попадает в рацион коров после варки. Это дает возможность получать неплохие надои.

В «Органик Групп» планируют сплющенное зерно кукурузы заложить на зимнее хранение.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев