Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә яшәүче сугыш ветераны Әзһәрия Шакировага юбилей медале тапшырылды

Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Әзһәрия Шакирова өчен бүгенге көн бик тә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды: аңа «Беларусь Республикасын немец-фашист басып алучыларыннан азат итүгә 70 ел» юбилей медале тапшырылды. Моннан 70 ел элек, 1944 елның 3 июлендә, совет сугышчылары Белоруссиянең башкаласы Минск шәһәрен немец-фашист басып алучыларыннан азат итәләр....

Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Әзһәрия Шакирова өчен бүгенге көн бик тә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды: аңа «Беларусь Республикасын немец-фашист басып алучыларыннан азат итүгә 70 ел» юбилей медале тапшырылды.

Моннан 70 ел элек, 1944 елның 3 июлендә, совет сугышчылары Белоруссиянең башкаласы Минск шәһәрен немец-фашист басып алучыларыннан азат итәләр. Бу "Багратион" һөҗүм итү операциясе барышында иң зур җиңүләрнең берсе була. Белоруссия халкын фашист илбасарларыннан аза итүгә безнең якташларыбызның да өлеше кергән. Шуларның берсе - Әзһәрия Шакирова. Ул бүгенге көндә Изыскательләр урамының 1/13 нче йортында яши.

Район хәрби комиссары Сергей Владимиров ветеранга юбилей медале тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов ветеранны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлады, чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырды.

Юбилей медален тапшыру вакытында ветеран сугыш елларын искә төшерде, хәзерге тормышы турында сөйләде. Бу хакта тулырак "Минзәлә" газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X