Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә язгы чакырылыш башланды

РФ закончалыгы нигезендә армиягә язгы чакырылу 1 апрельдән 15 июльгә хәтле дәвам итәчәк.

Хәзерге вакытта безнең район өчен Севастополь хәрби-диңгез флотына хәрби хезмәткә чакыру буенча билгеләнгән задание квотасын арттыру буенча эш алып барыла. Минзәлә муниципаль районы һәм Севастополь шәһәренең шефлыкка алынган "Бора" һава мендәрендә ракета катеры арасында төзелгән килешүдән соң әлеге хәрби частьтә безнең районнан 2007 елда - 8 кеше, 2008 елда - 9, 2009 елда - 9, 2010 елда - 15, 2011 елда - 17 егет хезмәт итте. 2012 елда чакырылып хезмәт итеп ятучылар - 18 егет. Үзебез шефлыкка алган хәрби частька район делегациясе җибәрү ике як өчен дә файдалы, нәтиҗәле эш булыр иде.
Быелгы чакырудан эксперимент рәвешендә яңалык кертелде: хәр-би хезмәттән качып йөрүчеләрне эзләү белән шәхси сак оешмасы шөгыльләнәчәк. Эксперимент үзен акласа, киләчәктә бу оешмага армия хезмәте үтәргә тиешле гражданнарга повестка тапшыру, повестка алынып та хәрби комиссариатка килмәгән гражданнарны китерү бурычы йөкләнәчәк. Моннан тыш, безнең районда хәрби хезмәттән качып йөргән өчен РФ Җинаять Кодексының 328 статьясы буенча хөкемгә тарту очрагы да булды. Әмма хөкемгә тартылу ул хәрби хезмәттән азат итми, тик инде мондыйлар хезмәтне суд хөкеменә тартылучылар белән бергә үтәчәк, хөкемгә тартылган гражданинга җитди вазыйфа тәкъдим ителер микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев