Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдәге бер предприятие законсыз рәвештә балчык чыгарганда тоткарлаган

Экологлар карьерда эшләгән махсус техникадан биш йөк машинасы балчыкны алган.

Минзәлә территориясендә шәһәр предприятиеләренең берсе карьердан балчыкны лицензия алмаган килеш кенә чыгарган. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Законсыз рәвештә табигый байлыктан файдалану очрагына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм Минзәлә районы бүлеге хезмәткәрләре тап булган. 

Экологлар урында эшләгән махсус техникадан биш йөк машинасы балчыкны алган. Хәзерге вакытта әлеге хокук бозу факты буенча тикшерү эше алып барыла. Нәтиҗәдә хокук бозучыларга карата законлы чара күреләчәк.

Фото: eco.tatarstan.ru

Чыганак: "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев