Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Минзәлә”гә язылучыларны һәрчак уңыш көтә

    2013 нче елның I яртыеллыгына район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатылды.

    Барлыгы ун приз билгеләнеп, шуларның бишесе - "Минзәлә"гә почта бүлекчәләрендә язылучылар арасында (почтальон аларга газетаны өйләренә китерә) һәм калган бишесе "Кырык тартма" хезмәт күрсәтү үзәгендә альтернатив рәвештә язылучылар арасында уйнатылды. Бу юлы түбәндәге зат-ларга уңыш елмайды: Ю.З.Кадыровка (Головин ур., 32), Г.А.Фатыйховка (Ленин ур., 92-3), Сәлимгәрәевларга (Гурьянов ур., 37), Зариповага (Северная, 44), С.Х.Әбләевага (Аю авылы); альтернатив язылучылар арасында: Варламова (К.Либкнехт ур., 93), С.Красноперова (Тукай ур., 21), А.М.Мор-тазин (Гурьянов ур., 49), З.Миңнуллина (Свердлов ур.,15), Вәлиева (Сәли-мов ур.,15) оттылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Призларыгыз - шампан шәрабе һәм конфетлар - редакциядә.
    Әле моның белән генә бетми. 2013 нче елның I яртыеллыгына газетабызга язылырга өлгермәүчеләрнең квитанцияләрен октябрь, ноябрь, декабрь айларын-да алып килергә өлгергән һәм киләсе елның 11 гыйнварына кадәр алып киләчәк язылучылар арасында уздырылачак уендагы биш супер-призның берсен алу мөмкинлеге бар. Призлар Яңа ел бәйрәмнәреннән соң уйнатылачак. Алга! Уңыш активларга елмаячак! Бергә булыйк!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 15 май 2018 - 09:22
      Рамазан ае мөбарәк булсын!
    • 3 май 2018 - 15:16
      "Минзәлә" газетасына 2018 елның II яртыеллыгына язылу бара
    Ночной режим