Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләлеләр 8 Март бәйрәмен ничек билгеләп үтәләр

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме, ул яз бәйрәме дә, шул ук вакытта нәфис затларга карата аеруча игътибарлы була торган көн. Нәкъ шушы көнне алар, традиция буенча, ир-егетләрдән назлы сүзләр, чәчәкләр, бүләкләр көтәләр. 8 Март бәйрәме сездә нинди хисләр тудыра, һәм сез гадәттә бу бәйрәмне ничек билгеләп үтәсез? Минзәләлеләргә без...

Фаяз Хизбуллин:

- 8 Март - ул, иң беренче чиратта, язның якынаюы. Бу көнне якыннарымның күңеленә хуш килерлек нәрсә дә булса эшләргә яратам. Бәйрәм иртүк башлана, хатыныма һәм туганнарымның һәркайсына чәчәкләр бүләк итәм, ә төшке аштан соң дуслар белән табигать кочагына чыгабыз, шашлык әзерлибез.

Ольга Гарипова:

- Әлеге бәйрәмне үземнең яраткан һәм якын кешеләрем белән, аларның әйләнәсендә бәйрәм итәм. Хатын-кызлар кадерледән кадерле була бу көнне.

Лана Камашева:

- Бу бәйрәм миндә яз һәм мәхәббәт хисе уята. Гадәттә бу көнне без гаиләбез белән кибетләрдә йөрүчән, табигатьтә ял итәбез яки бассейнга барабыз. Әлбәттә, һәрбер хатын-кыз сыман, бу көнне бүләкләр биргәннәрен яратам.

Альберт:

- 8 Март минем өчен календарьдагы мөһим көн, чөнки ул барлык әниләр, әбиләр бәйрәме. Бу көнне якыннарыма үземнең яратуымны, рәхмәт хисләремне җиткерергә тырышам. Гаиләбез белән бергәләп бәйрәм итәбез.

Айнур:

- Ел да 8 Март безнең гаиләбездәге һәркемгә бәйрәм рухы алып килә: иртәнге якта гаиләбездәге якыннарыбызны котласак, аннары кәрәзле телефон аша котлаулар дәвам итә, СМСкалар җибәрүләр башлана. Чишмә янындагы чаңгы трассасына барып кайту бәйрәм күтәренкелеген тагын да көчәйтеп җибәрә. Кичкә таба бергәләшеп бәйрәм табынына җыйналабыз.

Надежда Титова:

- 8 Март - иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Комплиментлар әйткәннәрен, бүләкләр биргәннәрен, игътибар һәм кайгыртучанлык белән уратып алганнарын ничек яратмыйсың. Ә без, хатын-кызларга, мондый игътибар җитенкерәми бит. Билгеле инде, без бу көнне кухняда аяк өсте торырга яки башка йорт эшләре башкарырга тиеш түгел. Бу көнне яраткан кешемнән сюрпризлар көтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев