Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләлеләрнең фронттан язган сагынычлы хатлары

Редакция архивында Гайнетдинов Гариф ( Гарифҗан) исемле солдатның Бөек Ватан сугышы чорында фронттан язган хатлары саклана. Алар бик күп. Кириллица белән дә, латин хәрефләре белән язылганнары да бик күп. Хатларның күбесе әнисенә атап язылган. Андый хатларда түбәндәге адрес тора: Минзәлә шәһәре, Первая Закучканская урамы, 8а йорты, Шәймөхәммәтов Гайнетдинга. Араларында Асиягә,...

Редакция архивында Гайнетдинов Гариф ( Гарифҗан) исемле солдатның Бөек Ватан сугышы чорында фронттан язган хатлары саклана. Алар бик күп. Кириллица белән дә, латин хәрефләре белән язылганнары да бик күп. Хатларның күбесе әнисенә атап язылган. Андый хатларда түбәндәге адрес тора: Минзәлә шәһәре, Первая Закучканская урамы, 8а йорты, Шәймөхәммәтов Гайнетдинга. Араларында Асиягә, Халисәгә язганнары да бар. Хатлар кыр почтасыннан килгән, һәрберсенә "Просмотрено Военной Цензурой" дигән тамга салынган.

Сезнең игътибарга 1943 елның 15 нче июнендә Тулбай авыл советына караган, Урыс авылында яшәүче Шәймухаметова Халисәгә язылган хаттан өзек тәкъдим итәбез. Башка хатлар буенча фикер йөртсәк, Халисә Гарифнең бертуганы булырга тиеш.

Хат башында латин графикасында күпсанлы туганнарга, танышларга булса кирәк, сәлам юллана. Соңыннан кириллицада дәвам ителә:

"Синнән хат алгач, бик шатландым, чөнки инде бик күптәннән бирле синнән хат алган юк иде.

Халисә! Минем хәлләргә килсәк, сау-саләмәт кенә элекке урында хезмәт итеп ятам. Минем тормышта әллә нинди үзгәрешләр юк. Халисә, сиңа ул да мәгълүм булсын, 9 нчы июнь көнне дүрт йөз метр биеклектән аэростаттан сикердем, билгеле парашют белән. Бер җирне дә имгәтмичә генә җиргә очып төштем. Халисә! Син белсәң иде һавага сикерүе ничек куркыныч. Билгеле аны хатта язып булмый. Иртәгә сигез йөз метр биеклектән самолеттан сикерәбез, монысы тагын да куркынычрак. Исән аман гына җиргә килеп төшсәм, сиңа шул ук көнне хат аша әйтеп язармын.

Халисә! 8нче июнь көнне мин өйгә, әти исеменә бишьйөз сум акча салдым. Әгәр Галимҗан акча сорап язса, аңа салырсыз. Мин Галимҗанга ике хат язып салган идем, тик җавап алган юк әле. Хатлар барысы да Казан аша йөри бит. Шуңа күрә озак килә торганнардыр. Аннан соң Габдулла абыйга бер хат салдым, аннан җавап алган юк әле. Ашау эчү яклары хәзергә яхшы, гомумән ипигә тук. Безнең часть озакламый сугышка чыга. Үзем белән хезмәт итүчеләрдән Татарстаннан берәү дә юк, анысы бераз кыенрак. Башка язар нәрсә юк, Халисә! Мин сугышка чыксам, хатның бик озак килмәве бар, чөнки безне дошманның тылына ташлаулары бар. Халисә, бу хатны алу белән үзеңнең тормыш хәлләреңне, үзеңнең көндәлек эшеңне әйтеп яз!"

Хатлар, ишеткәнегезчә, саф татар телендә, матур итеп язылган. Хатлар белән бергә башка документлар да, латинча язылган шигырьләр дә бар. Республика газеталарыннан Гариф Гайни, Гариф Гайнетдинов исеменә килгән хатлардан күренгәнчә әлеге солдатыбыз редакция корреспонденты, хәбәрчесе булса кирәк.

Әлеге исемнәр, адреслар буенча бәлки хәзер дә исән булып, үзләрен таныган хат геройлары, аларның бертуганнары, балалары, оныклары бардыр. Алар редакциягә мөрәҗәгать итеп, хат геройларының сугыштан соңгы тормышлары турында бәян итсәләр, кайбер сорауларга җавап табылып, мәгълүматыбыз тагын да тулыланыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев