Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләнең Чулпаны

Авылга нигез салынуның 100 еллыгы Туган авылым Чулпан районның үзәгендә Минзәлә шәһәреннән унбиш чакрымнар чамасы ераклыкта көньяк тарафка урман уртасында урнашкан. Ул табигатьнең гаҗәеп матур бер почмагын били. Һавасы саф, чишмә суы шифалы. Авылыбыз зур булмаса да (нибары 30-40 йорт) биредә бик күп укымышлы, күренекле шәхесләр үсеп чыккан. Авылдашларымның 60...

Авылга нигез салынуның 100 еллыгы

Туган авылым Чулпан районның үзәгендә Минзәлә шәһәреннән унбиш чакрымнар чамасы ераклыкта көньяк тарафка урман уртасында урнашкан. Ул табигатьнең гаҗәеп матур бер почмагын били. Һавасы саф, чишмә суы шифалы. Авылыбыз зур булмаса да (нибары 30-40 йорт) биредә бик күп укымышлы, күренекле шәхесләр үсеп чыккан. Авылдашларымның 60 ка якыны югары, 30 дан артыгы махсус урта белемгә лаек булганнар. Районыбыздагы Хуҗамәт, Бикбау, Тәкермән кебек зур авыллар да шулкадәр күренекле шәхесләре белән мактана алмый.

Авылның барлыкка килүе һәм формалашуы

Аңа 1914 елны нигез салынган. Авылның килеп чыгуы элеккеге Таҗатмыш авылы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Таңатмыш Минзәлә елгасының сулъяк ярыннан беркадәр югарырак, хәзерге Сарман районының Карашай Саклау һәм Яңа Саклау авыллары арасында урнашкан шактый зур авыл булган.Юныс ага Юсупов язганча, Россия дәүләтенең борынгы актларында бу авыл турында байтак мәгълүмат сакланган. Таңатмышлыларның имана җирләре тулысынча "башкорт" сословиесендәге нигездә Карашай Саклау кешеләренә бирелә. Крестьян җирсез тора алмый. Аларның байтагы Яңа Саклауга, Иске Мунчага, башка кайбер авылларга күченә. Таңатмыш авылының урыны сөрелеп, җир белән тигезләнә. Бүгенге көндә Таңатмыш авылының урыны сөрелеп, җир белән тигезләнә. Күрше-тирә авылларга күчеп утырган таңатмышлы крестьяннар җир җитмәүдән, бу авыллар халкы өчен артык тамак булудан, шуның аркасында төп халыкның кырын каравыннан җәфа чиккәннәр (имана җирләре аларга да бүлеп бирелә башлаган бит). Шуңа күрә аларның аеруча тырышлары, аеруча эшчәннәре яңа җирләр эзләргә мәҗбүр булалар. Таңатмыштан күреп, Яңа Саклауда төпләнгән биш гаилә: бертуган Биктимер һәм Вәлиулла Бикташевлар, Гыйззәтулла Төхбәтуллин, агалы-энеле Хөснетдин һәм Шәйхетдин (фамилияләрен ачыклап булмады) 1914 елның язында үзенең милкендә ике мең дисәтинәгә якын җире булган. Тау башы (Николаевка, ә элегрәк ул татар авылы булган) алпавыты Владислав Евграпович Тальчиковтан 150 дисәтинә җир сатып алалар (1 дисәтинә - 1,09 га). Җир участогы ярым ташландык хәлдә була. Шуңа күрә яңа хуҗаларга басуларны агач-куаклардан арындырырга туры килә. Сатып алынган җир биш кисәккә бүленә. Җирәбә салып, кемгә кайсы җир тиюен ачыклыйлар. Авыл өчен урын да сайлыйлар. Моның өчен тәмле сулы ике чишмәсе, ике инеше булган алан кулай дип табыла. Күченүчеләр агачларны төпләп, аланны киңәйтәләр, йортлар салу һәм бәрәңге бакчалары өчен шактый мәйданны урманнан яулап алалар. Киселгән агачлар каралты-кура җиткерү өчен файдаланыла. Ихаталар өчен урынны шулай ук җирәбә салып бүләләр. Бернинди гаделсезлектә, үпкәләш тә юк. Өлешеңә тигән көмешең! Бу чорда яңа хуҗалар, Яңа Саклаудагы йорт-җирләрен, гаиләләрен күчермичә, яңа җирдә вакытлыча төзелгән биналарда, мунчаларда җәй көннәрендә генә яшәгәннәр, ә кыш көннрендә гаиләләре янына кайтканнар. Документларда1914 елда Биктимер Бикташевның 30 дисәтинә җир сатып алуы, революциягә кадәр бер батрак тотуы, сезонлы эшләргә (чәчү, печән чабу, урып-җыю) 10 га якын кешене яллавы теркәлгән. Вәлиулла Бикташевның да сатып алган сөрүлек җире 30 дисәтинә тәшкил иткән. Моннан тыш аның 25 дисәтинә урманы да булган. Шулай ук сезонлы эшчеләр яллаган. Башка күченүчеләр турында мәгъләматлар сакланмаган. Илдә ыгы-зыгы, революция, гражданнар сугышы башлангач, яңа урынны ташлап, янәдән Яңа саклауга кайтканнар һәм 1922 елга кадәр шунда яшәгәннәр. Дөньялар бераз тынычлангач, 1922 елда авылга нигез салучылар яңа җиргә кабат әйләнеп кайталар.

Колхозлашу еллары

Баштагы елларда аерым хуҗалыклар булып яшәсәләр, 1929 елда Чулпан халкы күмәк хуҗалыкка берләшә. Ләкин колхоз озын гомерле булмый. Сталинның 1930 елның март аенда "Правда" газетасында "Уңышлардан баш әйләнү" дигән мәкаләсе басылып чыкканнан соң, башка бик күп авыллардагы кебек, Чулпанда да колхоз 1930 елның 1 апрелендә таркала. 1931 елда колхоз яңадан торгызыла. 1933 елның азагына авылдагы 31 гаиләнең 29 ы колхозга керә. Колхоз оешуның беренче елларында, аеруча сугыш алдыннан, колхозчылар чагыштырмача мул яшәгән, хезмәт көненә ашлыгы да, яшелчәсе дә җитәрлек биреп барылган. "Чулпан" колхозының беренче председателе итеп Насыйр Каһировны сайлыйлар. Аннары сугышка кадәр бу вазифаны Асылгәрәй Сәлимов, Харис Ибәтуллин, сугыш чорында фронттан яраланып кайткан Мәүләветдин Хөснетдинов башкара.

Урман уртасындагы кечкенә генә авылдан сугышка 57 ир-ат һәм бер хатын-кыз алына. Аларның 22 се сугыш кырларында ятып кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен авылдашларыбызның күбесе орден-медальләр белән бүләкләнә. Әйтик, разведчик Фахрулла Гайнуллин, танкист Тимербик Ибәтуллин, сержант Җиһангир Сәлимовларның Iдәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүләре билгеле. Бүгенге көндә сугыш ветераннарының нибары берсе - Мирхәт Мәүләветдин улы Мәүлиев исән, ул Чаллыда яши. Сугыш елларында авылдагы тормыш фронттагыдан җиңел булмагандыр. Авылдагы бөтен эш, бөтен авырлыклар, бөтен мәшәкать хатын-кызлар, карт-коры, яшүсмер кызлар, бала-чага җилкәсенә өелеп кала. "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" өндәмәсен тормышка ашыру һәр кешенең көндәлек кайгыртуына әверелә, колхоздагы, авылдагы бөтен эш шуңа юнәлдерелә. Техника турында әйтеп тә торасы юк, ул чорда крестьянның төп эш көче булган атларның да юньлеләре фронтка озатыла. Колхозда барлык эшләр дә диярлек кул көче белән башкарыла. Җир эшкәртү өчен аксак-туксак, карт-коры атларга ярдәмгә сыерлар, үгезләр килә. Үгез җитәкләгән малайлар-кызлар, 12-13 яшьлек үсмерләр, муеннарына тубал асып чәчү чәчүче картлар табигый күренешкә әйләнде. Кул урагы белән игеннәрне уру, ашлык сугу эшләре дә шулар тарафыннан кул көче белән башкарылды. Колхоз эше белән беррәттән колхозчыларның үз ярдәмче хуҗалыклары да бар бит әле. Хөкүмәт тарафыннан ярдәмче хуҗалыкларның чикләре дә билгеләнгән. Әйтик, бер колхозчы гаиләсе бер сыер, бер бозау, өч сарык, биш умарта тотарга хокуклы. Бәрәңге бакчасы 18 сутыйдан артмаска тиеш. Шул ук вакытта һәр гаилә дәүләткә бушка мәҗбүри рәвештә ел саен 40 килограмм ит, 10 килограмм сары май, 100 данә йомырка, күпмедер йон, кипкән бәрәңге тапшырырга тиеш. Болардан тыш фронтка җылы киемнәр, танк колоннасы, яисә авиация эскадрильясе төзү өчен акча җыю кампанияләре еш булып торган. Ничек кенә авыр булмасын, авылдашларым сынатмаган. Сугыш вакытындагы тырыш хезмәтләрен, җиңүне якынайтуга зур өлеш керткәннәрен исәпкә алып, дәүләтебез 74 кешене "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләгән. Сугыштан соңгы елларда да, сугыш вакытындагы кебек үк, бөтен колхоз эшен хатын-кызлар, карт-коры, яшүсмерләр тартты. Сугыштагы соңгы елларның иң авыр фаҗигасе ачлык-ялангачлык иде. Өч ел рәттән (1946-1948) Идел буенда корылык хөкем сөрде, уңыш чиктән тыш аз булды. Хезмәт көненә түләү бөтенләй диярлек онытылды, ул күп дигәндә бер хезмәт көненә 100 граммнан артмады. Җан биргәнгә-җүн биргән дигәндәй, мондый авыр хәлдән дә чыгу юлын тапты авыл кешесе. Нәрсә генә ашамадылар ул елларда кешеләр! Бәрәңге төп ризыкка әверелде. Бәрәңге кәлҗемәсе, кычыткан, сәрдә, балтырган, юа, кузгалак кебек үсемлекләр көндәлек азык булып хезмәт итте. Кием-салым ягы да бик авыр булды. Нигездә бөтен өс һәм аяк киемнәре кешеләрнең үз көчләре, үз осталыклары белән җитештерелде. Язгы-көзге, кышкы чорда халыкның өске киеме булып сырма (телогрейка,яки куфайка) хезмәт итте. Сырманы Рәшидә Фәтхуллина, Мәчтүрә Гыйззәтуллиналар текте, бөтен авылны кием белән тәэмин итеп торды. Ә бияләй, чөлкә, оекбаш бәйләү, чабата ясый белмәүче кеше сирәк булгандыр! Бу эшләр нигездә кичләрен кемгә дә булса кич утырырга кергәч башкарыла иде. Авыл халкының чиратлап я бер өйдә, я икенчесендә җыелуы гадәткә керде. Болай эшләгәндә зур дефицит булган күпме керосин янга кала иде.

1957 елда якын-тирәдәге 17 авылны берләштереп, "Урожайный" совхозы оештырылды. Кара туфраклы җирләрдә урнашкан совхоз районда әйдәп баручы хуҗалыкка әверелде. Берничә елда совхоз ике өлешкә бүленде: "Урожайный" (үзәге - Яңа Маҗын авылы) һәм "Ямашев"(үзәге - Николаевка авылы). Безнең авыл бу совхозның Урыс Караны бүлекчәсенә керде. Чулпанда типовой терлекчелек биналары төзелмәде. Колхозда булган мал-туар башка авылларга күчерелде. Шулай да яраклаштырылган каралтыларда 70-80 елларда совхозның сарык фермасы эшләде. Анда өч мең башка якын сарык асралды. Сарык караучылар Галимә Харисова, Рәзинә Якупова, Таһирә Хисмәтуллина, Роза Шакирова, Шәмсенур Хәлилова, Кифая Салахова кебек хатын-кызлар, азык әзерләү дә Рәкыйп Салахов, Равил Ибәтуллиннар тырыш хезмәт куйдылар. Ир-егетләрнең күбесе техникага тартылды. Тракторчылар Рәкыйп Салахов, Зиннур һәм Вәсим Хисмәтуллиннар, Эрнст Хәлимов, комбайнчылар Равил һәм Раббани Ибәтуллиннар, шоферлар Хәбибулла Хәлилов, Әсхәт Харисовлар "Ямашев" совхозының алдынгы механизаторлары саналдылар. Бүгенге көндә элеккеге совхоз җирләре "Николаевка" хуҗалыгы карамагында. "Минзәлә таңнары" агрофирмасында Чулпаннан ике механизатор - Фәндүс Якупов һәм Рафис Хәбибрахманов эшли. Авылның берничә кешесе үзмәшгульлек программасында катнаша. Мирфаяз Бикташев умартачылык, берничә гаилә каз-үрдәк үрчетү белән шөгыльләнә.

Чулпанда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп 1933 елда ачыла. Беренче укытучы мәдрәсә тәмамлаган Хәбибулла Гыйззәтуллин була. Ул дүрт сыйныфны бер үзе укыта. 30 нчы еллар ахырында аңа алмашка педтехникум тәмамлаган Шәүкәт Шәрипов, Солтангали Гыйззәтуллиннар килә. Сугыш елларында мәктәптә җиде класс белемле Гайшә һәм Салиха апалар укыта. Сугыш беткәч, аларны фронтовик-укытучылар Фазлыйәхмәт Сәлимов һәм Мирхәт Мәүлиевлар алыштыра. Аннары мәктәптә төрле елларда Рәмзия Солтанова, Зәкия Сәлимова, Хәдичә Шакирова (Иванова), Резедә Хисмәтуллиналар эшләде. Бүген Чулпанда мәктәп юк инде. Ике бала автобус белән Николаевка мәктәбенә укырга йөри.

Авылда клуб 50 нче еллар ахырында гына төзелде. Аңа кадәр гомуми чаралар (лекция-докладлар, концерт-спектакльләр, чыршы бәйрәмнәре) мәктәптә уза иде. Клуб ачылгач, авылда үзешчән сәнгать яңа көч алды. 60-70 нче елларда клуб мөдирләре булып Бикчәнтәй кызы Сәкинә һәм Разия Хәлиуллиналар эшләгән елларда, клубта концертлар, спектакльләр еш була иде. Аларга каникулга кайткан студентлар зур ярдәм күрсәтте. Төрле елларда авылдан танылган мәдәният хезмәткәрләре, артистлар үсеп чыкты. "Татарстанның халык артисты" Рәшит Мәрдеханов, композитор һәм баянчы Марсель Иванов, "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" Индүс Сәлимов, артистлар Җиһан апа Сәлимова, Сәгъдәнур Шәймәрдәнова авылыбыз данын еракларга таныттылар.

Авылның киләчәге бармы?

Бу сорау бүген авылда гомер итүчеләрне генә түгел, ә бәлки Чулпаннан читтә, төрле шәһәрләрдә яшәүче авылдашларны да дулкынланмый калдырмыйдыр. Демографик статистикага күз салсак, кызганычка каршы, авылның киләчәге өметле күренми. 1926 елда авылда 89, 1930 елда - 140, 1939 елда - 179, 1959 елда - 213, 1969 елда - 192, 1999 елда 57 кеше яшәсә, 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча авылда нибары 46 кеше калган. Аларның да абсолют күпчелеге - пенсионерлар. Соңгы ун елда авылда туучылар бөтенләй юк, мәктәп яшендәге балалар нибары икәү. Дөрес авылда буш, ташландык өйләр юк диярлек. Аларның күбесе шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар тарафыннан җәйге дача итеп файдаланыла. Соңгы елларда авылга күченеп кайтучылар да юк түгел. Ата-бабаларыбыз нигез корган, күбесе шуның зиратында җирләнгән авылны саклап каласы иде. Таң йолдызы исемен йөртүче Чулпан мәңге сүнмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев