Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләне онытмыйм

    Март, 1951 елда Совет Армиясенә педучилищеның III курсыннан алдылар, вагонда Минзәләне сагынып җырладым бу җырны.

    Минзәлә шәһәре һәм авыллары турында бик күп истәлекләр бар, хә­тердә калган вакыйга­лар күп. Мин Минзәлә шәһәрен 1946 елның июнь аеннан беләм.

    1946 ел Минзәлә пе­дучилищесында имти­хан бирергә Байсардан (Чишмәташтан) 60 км араны җәяүләп үттек, әби патша күперен, таш йортларны күреп, шак­каттык. Минзәлә шәһәре безнең кебек авыл ма­лайларына Мәскәү кебек булды. Таш урамнары, кы­зыл кирпечтән төзелгән педучилилище бинасы. Анда уку бик зур дәрәҗә иде. Татарстанның көн­чыгыш районнарында укытучы, фельдшер-аку­шер, зоотехник-агроном белгечләрен хәзерли тор­ган урын Минзәлә шәһә­ре иде. Казаннан кала үзенең дәрәҗәсе буенча Минзәлә шәһәре Татарс­танда II урында иде.

    1946 ел. I курста уку. Күп­челек студентлар чабата кигән, кайберләре ялана­як. Класслар суык. Укулар 5-6 сәгать төгәл расписа­ние буенча үткәрелә. Бер генә зарланучы, кемнедер ачуланып йөрүче юк.

    Реклама

    Андагы укытучылар, шун­дый кешелекле, гади, ачлы-туклы студентлар­ның хәлен аңлап, укыту-тәрбия эшен алып барды­лар.

    Педучилище тәмамлаган егетләр-кызлар бик яхшы белемле, музыка сәнга­тен белгән, рәсем сәнгате белән таныш, спорт белән яхшы шөгыльләнгән бел­гечләр булып республика­ның төрле районнарында укытучы, директор булып эшләделәр һәм эшлиләр, хәтта Татарстанның Мәга­риф министры үсеп чыкты укучылар арасыннан.

    Армиядә 5 ел хезмәт ит­кәч, 3-4 курсларны 1956 елны тәмамлап, Минзәлә белән саубуллаштым. Язмыш тагын Минзәлә белән очраштырды. 1959 елның ноябрь аенда кол­хозда партком секретаре булып эшли башладым. 2 татар, 2 рус авылы бар иде. Калмия авылы: бик яхшы нарат йортлар, хал­кы кунакчыл, эшчән, чис­та. Рәттән генә Малтабар авылы, аның исеме үк әй­теп тора, анда нинди ке­елларда авылларда ирләр һәр йорт саен, колхозчылар - 956 кеше иде. Төзүчеләр бригадасы, 3 трактор бригадасы, яшелчә-бакча (алма бакчасы) бригадасы, 4 урында умарталык, 2 сыер фермасы, 2 дуңгыз фермасы, 1 куян, 1 та­вык фермасы, үрдәк, сарык фермасы бар иде. Җыеп кына әй­ткәндә, авыл гөрләп тора иде. Кичләрен авыл клубына яшьләр җыела, клубны зурай­тырга туры килде. На­раттан 8 еллык мәк­тәп салып, 1961 елда аны ачтык. Башлангыч сыйныф укучыларына түләүсез сөт бирдек, районда беренче үр­нәк булдык.

    Хәзер авылларда ке­шеләр калмады, бигрәк тә ирләр. "Ирләр булса, ил була", бик акыллы әйтелгән. Кайтып күре­гез, сөйләшеп утырыр ирләр - кешеләр дә юк диярлек бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: