Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мәүлид ае мөбәрак булсын!

    Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәлә-миин вәссаләәтү вәссәләәмү гәләә хайри халькыйһи Мөхәммәдиү вә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгин. Барча мактауларыбыз Аллаһы Раббыбызга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сал-ләллаһү галәйһи вәссәләмгә салаватларыбыз, ә сезләргә мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем Аллаһы Тәгәләнең сәләме, рәхмәте һәм бәракәте булса иде. Әссәләмү гәләйкүм үә рәхмәтуллахи үә бәрәкәтүһ! Белгәнебезчә 12 нче декабрьдә...

    Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

    Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәлә-миин вәссаләәтү вәссәләәмү гәләә хайри халькыйһи Мөхәммәдиү вә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгин.

    Барча мактауларыбыз Аллаһы Раббыбызга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сал-ләллаһү галәйһи вәссәләмгә салаватларыбыз, ә сезләргә мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем Аллаһы Тәгәләнең сәләме, рәхмәте һәм бәракәте булса иде.

    Әссәләмү гәләйкүм үә рәхмәтуллахи үә бәрәкәтүһ!

    Белгәнебезчә 12 нче декабрьдә 1436 нчы елның Рабигыл Әүүәл ае башланды. Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көне (23 декабрь) (Ислам дөньясында зур тантана көне.) Бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Мәүлед кичәсе. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап, Ислам нуры җәелгән. Бик күп могъҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күпләребез мәүлед бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм көн дип аталуын, мәүлед сүзенең мәгънәсен ачык итеп белеп җиткермиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. Мәүлед - гарәп сүзе - туу дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу көн иң сөекле, олугы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм-нең дөньяга килгән көне дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәти Расүл Әкрам Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак, тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклауын) өмет итеп салаватлар әйтелә.

    Пәйгамбәребезнең туган көнен аерым билгеләп бәйрәм итү әүвәлге 4-5 гасырда булуы хакында ачык билгеле дәлилләр күренми. VI гасырда бик юмарт падишаһлардан Ирбил падишаһы Мәлик Мөзаффар Әбү-Сәгыйт Күкбүре бине Гали бине Биктәкин дигән кеше Расүлүллага гаят мәхәбәтеннән, бик юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе хәзерләп күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер- садакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галимнәрне, өлкәннәрне,фәкыйрьләрне һ.б. җыеп зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Расүлүллаһны гаят хөрмәт илә искә төшереп «Мәүлед Шәриф» укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шул мәҗлестә укучыларга Ислам динен көчәйтү, аны җәелдерү өчен тырышучы, галимнәргә яхшы гүзәл киемнәр һәм башка нәрсәләр бүләк итә торган булган. Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән. Мәүлид бәйрәменең кыскача тарихы шулай булган.

    Пәйгәмбәребез(с.г.в.) туган көне булу сәбәпле бездә татар, башкорт халкында да ул бик зурлап бер ай давамында бәйрәм ителә ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вагаз сөйләнелә олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла.Коръән укыйлар, пәйгәмбәребез(с.г.в.)-гә багышлап салаватлар,мөнәҗәтләр әйтәләр.

    Мәүлед үткәрү, Болгарга бару, мәетне искә алып Коръән мәҗлесләре үткәрү, мәҗлестә сәдака тарату һәм башкалар дөресме? - дигән сорауны бирүчеләр бар.

    Ваһһабчылар фикеренчә, пәйгамбәребез (г.с.)не олылау - ширек (Аллаһка тиңдәш кую). Ваһһабчыларның пәйгамбәрләргә һәм әүлияләргә (изгеләргә) хөрмәтсез карашы түбәндәгеләрдә чагыла:

    1. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с)нең ата-анасына карата лаексыз һәм хөрмәтсез сүзләр әйтү

    2. Пәйгамбәргә салаватлар әйтүгә тиешле хөрмәт булмау

    3. Аллаһы илчесенә "сәййидинә" (әфәндебез) дию - артык олылау, дигән фикер.

    4. Мәүлед бәйрәмен үткәрүне, миграҗ, бәраәт һәм рагаиб кичәләрен үткәрүне тыю

    5. Пәйгамбәр дусларының кабер ташларын җимерү

    6. Каберләрне зиярат кылучыларны потларга табынучыларга тиңләү

    7. Аллаһы илчесенең каберен зиярат кылу өчен сәфәр кузгалганнарны гөнаһлы дип игълан итү

    Пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәд (г.с.) - ахырзаман пәйгамбәре, безнең пәйгамбәребездер. Шушы сәййидил-мөрсәлин бөтен галәмгә рәхмәт өчен яратылган (вә мәә әрсәлнә иллә рахмәтән лил гааләмиин) дип Аллаһы Тәгалә тарафыннан күп сыйфатлар белән макталган затның пәйгамбәрлеген танып, иман китереп, мин синең өммәтеңнән дигән кешегә, расүлүллаһның нәсел-шәрифен - Хашимгача дүрт буын белү ваҗиб (тиешле), ә Гаднәнгәчә белү мөстәхәб (хупланган). Мәүлид бәйрәмен исбатлый торган дәлилләрдән: Пәйгамбәребездән дүшәмбе көнне ураза тоту хикмәтен сораганда ул әйткән: "Мин ул көндә тудым һәм миңа ул көндә пәйгамбәрлек килде". Димәк пәйгамбәребез (г.с.) үзенең туган көнен һәм пәйгамбәрлек килгән көнен аерым бер гыйбадәт белән хөрмәтләп үткәргән икән, безгә бигрәк тә мәүледләр үткәреп, пәйгамбәребезне хөрмәтләү тиешледер.

    Әнәс ибне Мәлик әйтә: "Расүлүллаһ (г.с.) үзе өчен гакыйка (бала туу хөрмәтенә корбан чалу) кылды", - дип. Димәк без дә пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.)нең тууына сөенергә, шатланырга тиешбез.

    Мәүлед бәйрәмен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен изге ният белән фатирларда, өйләрдә, мәчет-мәдрәсәләрдә җыелып мәүлидләр үткәрү, пәйгамбәребезнең сөннәтен, аның нинди зат булганын, ничек яшәгәнен гафләттә булган халкыбызга аңнату, ирештерү тиешле, чөнки халык тормыш үрнәген Америка геройларыннан түгел, ә кешелеккә рәхмәт өчен җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.)-нән алырга тиеш.

    Аллаһү сүбөхәнә вә Тәгалә барча мөэмин вә мөэминәләргә мәүлед укырга насыйп итеп барчасын Расүлүллаһ шәфәгатенә лаек әйләсә иде.

    Аллааһүммә салли гәлә Мөхәм-мәдин вәгәлә әли Мөхәммәд.

    Әмиин.Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга Һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәть тынычлыклар насыйп әйләсен. Бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын!

    Вәссәләму галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: