Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөхтәр Нургалиев лаеклы ялда булуына карамастан әле дә хезмәт сафында

Минзәлә шәһәрендә гомер итүче Мөхтәр Нургалиевның тормышы, фидакарь хезмәт, туган җиргә мәхәббәт, сайлаган һөнәрләренә тугрылык белән бәйле.

Мөхтәр Нурлыгаян улы Әтрәкле авылында туып үсә. Авылда башлангыч белем алганнан соң, укуын Сәмәкәй урта мәктәбендә дәвам итә. Техникага булган кызыксынуы аны Минзәлә автомәктәбенә алып килә. Анда ул шофер һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын 30 лет Победы колхозында шофер булып башлый.

Гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчкәч КПСС район комитетының өченче сәркатибе Нурсинә Абдрашитивага шофер кирәк дип ишетә һәм аны юллап район партия комитетына килә. Нурсинә ханым Рәшит Хәмәдиев бүлмәсенә кергән була. Рәшит Сәетович Мөхтәрне күреп ала да берничә сорау бирә һәм гаражга чыгып УАЗ җиңел автомашинасын карарга куша. Ул өр-яңа УАЗ машинасы тузанга батып беткән була, багын да бензины да булмый, аны тиз генә юып, сөртеп, урамнан үтүче сөт ташучы машинадан бер чиләк бензин алып багына бензин салып куя. Ул арада Хәмәдиев килеп чыга да әйдә Волга машинасында кабыз,-ди. Волга белән район басуларын йөреп кайтканнан соң Хәмәдиев аңа уйларга бер көн вакыт бирә һәм икенче көнне үк Мөхтәр райком секретарен йөртә башлый. Бу 1986 ел була һәм менә шуннан бирле Минзәләнең берничә оешмасында хезмәт куя, уңган шофер ул. 

 – Техниканы яшь бала карагандай тәрбияләп торсаң гына аның да җавабы шундый була. Ә мин нинди генә машинага утырсам да, аны җентекләп карыйм, һәрчак төзәтеп-майлап торам, — ди булдыклы шофер. 
«Умырзая» тернәкләндерү үзәге җитәкчелеге, хезмәттәшләре дә Мөхтәр Нурлыгаян улы турында тик уңай фикерләр генә
 – Үз эшенең күңел җылысын биреп, җиренә җиткереп башкара ул. Тәүлекнең кайсы вакытында эндәшсәң дә, юк дими. Машинасы һәрчак төзек аның. Оешма эшләрендә Мөхтәрнең өлеше бик зур,-ди Елена Федоровна. 

 – Җаваплы эшемдә вакыт белән исәпләшми эшләгәндә күңелемә, әле ярый, мине өйдә аңлыйлар, шулай булмаса бу кадәр юллар узалмас, яраткан хезмәтемне дә ничә еллар башкара алмас идем,-дип сүзен дәвам итте шофер. 
Тормыш иптәше Эльмира ханым аның терәге, киңәшчесе. Ул гаилә башлыгының һәрвакыт юлда, руль артында, эштә булуына күнегеп, йорттагы эшләрнең күпчелеген үзе башкарырга күнеккән. Эльмира Йосыф кызы белән алар 1985 елда гаилә учагын кабызалар. Бу тату гаиләдә ике ул тәрбияләнеп үсте, икесенә дә югары белем алырга ярдәм иттеләр. Бер улы-Марат гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә гомер итә. Улы Булат вахта ысулы белән Себергә йөреп эшли. Мөхтәр белән Эльмира ике оныгының уңышларына сөенеп, аларга сокланып яши бүгенге көндә.
 – Шушы оныклар янында үземне кабат яшьлегемә кайткандай хис итәм. Авырлыкларга бирешмичә, яшәргә дә яшәргә әле. Алда бит мине тагын озын юллар көтә, – ди Мөхтәр әфәнде.

 – Бер-береңне аңлап, киңәшләшеп яшәсәң генә матур тормыш кичереп була, – дип сүзгә кушылды Эльмира ханым. 
Мөхтәр Нурлыгаян улы кебек өлкән яшьтәгеләргә сокланмый мөмкин түгел. Алар башкаларга кулларыннан килгән кадәр ярдәм итеп, булганына шөкерана кылып һәр аткан таңга сөенеп яши белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев