Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәшгульлек хезмәте юбилее

2021 елның 19 апрелендә "Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында" Федераль закон кабул ителүгә 30 ел тула. Бу көн Россия халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең оешу көне дип санала.

Шушы уңайдан без район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Самигуллина белән әңгәмә кордык.

Сораштырды – Флүрә Мусина

–Өч дистә ел аз вакыт түгел. Татьяна Александровна, шушы чорда мәшгульлек хезмәте нинди структура булып формалашты дип уйлыйсыз?

–Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте җәмгыятьнең аерылгысыз өлешенә әверелде һәм халык арасында үзенең әһәмиятле һәм кирәкле булуын раслый алды. Бу елларда мәшгульлек хезмәте хезмәт базары таләпләренә оператив һәм адекват җавап бирүче, нәтиҗәле эшләүче структура буларак формалашты. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре спектры даими рәвештә киңәя, аларның сыйфаты арта һәм һәркем бу мөмкинлекләрдән файдалана ала, гражданнар һәм эш бирүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

–Сезнең үзәкнең халыкны эш белән тәэмин итү проблемаларын хәл итүгә ярдәме нидән гыйбарәт?

–Мәшгульлек хезмәте тарафыннан башкарыла торган эш күләмен һәркем күз алдына да китерә алмый торгандыр. Соңгы биш елда гына да Минзәлә мәшгульлек үзәгенә 2800 граждан мөрәҗәгать итте, 1614 кеше эшкә урнаштырылды, 145 граждан һөнәри белем алу буенча укытылды, кабат әзерлек үтте, мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча квалификация күтәрде, 2890дан артык граждан эшчәнлек өлкәсен сайлау һәм хезмәткә урнашу максатларында һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр алды, 148 кеше җәмәгать һәм вакытлыча эшләрдә катнашты, эшсезлек буенча теркәлгән 19 граждан мәшгульлек үзәгенең финанс ярдәме белән эшмәкәрлек эшчәнлеген рәсмиләштерде. Болар мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләрнең бер өлеше генә.

Бүгенге көндә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге – ул төгәл эшләп килүче, хезмәт базары таләпләренә җавап бирә торган, халыкны эш белән тәэмин итү проблемаларын хәл итүгә теләктәшлек итүче, эшсез, мәшгульлеге булмаган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтүче учреждение. Биредә өр-яңа технологияләр кулланыла, бердәм мәгълүматлар базасы, үзебезнең махсус программалар һәм эшләнмәләр булдырылган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә дәүләт хезмәтләренең киң спектрын күрсәтүче арадашчы булып тора.

Юбилей датасы уңаеннан безнең хезмәт ветераннары казанышларын искә төшерәсе һәм билгеләп үтәсе килә, алар ярдәмендә безнең служба барлыкка килгән һәм үсә барган. Катлаулы туксанынчы һәм ике меңенче елларда хезмәт иткән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорлары Нәзир Җәләй улы Мәрдәнов һәм Ринат Нури улы Сафиуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Алар эшләгән чорда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәт биржасыннан заманча, иң югары стандартларга җавап бирүче дәүләт учреждениесенә кадәр юл үтте. Безнең службада Татьяна Михайловна Федорова, Мининур Гали кызы Габделхакова, Гөлшат Әфкать кызы Галәветдинова дистә елдан артык хезмәт куйдылар. Рәсимә Рифгать кызы Хәсәнова 25 ел баш хисапчы вазыйфасында эшли. Аның тырыш хезмәте бәрабәренә эшсез гражданнарга социаль түләүләрне башкару буенча тотрыклы эш һәм мәшгульлек үзәгенең өзлексез эшчәнлеге тәэмин ителеп килә.

Хәзерге көндә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге – кирәкле техник җиһазлар һәм югары квалификацияле, нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр штаты булган күпфункцияле структура. Әйдәп баручы инспекторлар Венера Мөхтәр кызы Гыйззәтуллина һәм Роза Зөфәр кызы Сәхапова 13 ел инде үз эшләренә тугры булып калалар. Алар белемле һәм хезмәт тәҗрибәсенә ия, хезмәт базары бурычларын югары дәрәҗәдә хәл итәргә булышучы чын профессионаллар. Күптән түгел генә безнең коллективта Гөлнара Александровна Балябина һәм Эльвира Владимировна Петрова эшли башлады. Алар гади булмаган эшебезнең асылына актив төшенәләр. Аларның тырышлыгы һәм максатчанлыгы безнең игелекле эшебездә уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам.

–Бәйрәм уңаеннан коллективны котлау мөмкинлеге бар.

–Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективына нәтиҗәле хезмәтләре, эшкә җаваплы караулары, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата кайгыртучан һәм игътибарлы булулары өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Һөнәри эшчәнлегебезнең нәтиҗәләре күңел күтәренкелеге китерсен, билгеләнгән планнар тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X