Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Надежда Винокурова терлекчелек тармагындагы уңышлары белән райондашларга яхшы таныш

Ул позитив кеше, кәеф белән эшли һәм аңа бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Надежда районыбызның Гришино авылында туып үсә. Мәктәптә укыган вакытта фермада әнисенә ярдәм иткән. Коноваловкада мәктәп тәмамлаганнан соң, шунда фермада эшли башлый. Минзәлә шәһәрендәге егеткә кияүгә чыга. Минзәләнең картлар һәм гарипләр йортында хезмәт куя. Коноваловкадагы терлекчелек комплексы ачылгач, уйламыйча да шунда эшкә килә һәм машина белән сыер саву операторы булып эшкә урнаша. 

Надежда Павловна Винокурова терлекчелек тармагындагы уңышлары белән райондашларга яхшы таныш. Сыер савучы операторларның җитәкчесе ул. «Кама беконы» ның Коноваловкадагы терлекчелек комплексы 2024 елның 5 аен югары күрсәткечләр белән тәмамлый. Биредә көн саен 201 тоннадан артык сөт савыла, узган елның шул чорыннан120 тоннага күбрәк. 

Надежда Павловна 2021елның 16 нчы февраленнән эшли. Ул позитив кеше, кәеф белән эшли һәм аңа бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Надеҗда уңган хатын, матур гаилә әгъзасы тормыштан һәм эштән тәм табып эшли. Көне сәгатьләп бүленгән, сыерларны сауганнан соң карусель иртәнге якта 40 минут һәм әбәдтән соң 40 минут ял итә, ягъни туктап тора. Шул арада Надежда Павловна белән сөйләшеп алдым.

- Безнең комплекста өч карусель бар. Аның берсе — раздой сыерлары өчен, калган икесендә 5 мең башка якын сыерлар савыла. Эшемне яратып башкарамын, хезмәт хакым да начар түгел һәм ул айга 67 мең сумнан ким акча алган юк. Бирегә үземнең «Лада гранта» автомобиле белән йөрим. Иртәнге 7 дән кичке 7 гә чаклы эшлибез. Ике көн эшләп ике көн ял итәм. Комплекс эшчәннәренә эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Ял иткәндә үз хуҗалыгымда кайнашам. 11 сутый бакчам бар, анда бәрәңге, төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерәмен. Буш вакытларымда кулыма «Мензеля» газетасын алып укыймын. Хәзер район газетасы эш урынына килә, ял вакытында караштырамын. Газетада ошаган язмаларны кат-кат укыйм. Газета бик кызыклы. Төрле темалар яктыртыла. Республика яңалыклары белән дә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев