Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Намус акчадан кыйммәт

Безнең һәркайсыбыз - дәүләтнең бер гражданы. Илебезнең киләчәге безнең кулларда. Үзебез яшәгән вакытта төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Һәм төрле безгә таныш булмаган терминнар белән дә очрашабыз. Мәсәлән: "Ришвәт", "Коррупция". Ә нәрсә соң ул ришвәт һәм коррупция? Мин татар теленең аңлатмалы сүзлегенә күз салдым, анда: "Ришвәт - билгеле бер...

Безнең һәркайсыбыз - дәүләтнең бер гражданы. Илебезнең киләчәге безнең кулларда. Үзебез яшәгән вакытта төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Һәм төрле безгә таныш булмаган терминнар белән дә очрашабыз. Мәсәлән: "Ришвәт", "Коррупция". Ә нәрсә соң ул ришвәт һәм коррупция?

Мин татар теленең аңлатмалы сүзлегенә күз салдым, анда: "Ришвәт - билгеле бер максатларга ирешү өчен урындагы кешене сатып алу нияте белән бирелә торган акча яки әйбер" дип язылган. Юридик сүзлектә түбәндәгечә бирелә: "Россиянең җинаять турындагы законнарында бу төшенчә дәүләт хакимиятенә, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт итү мәнфәгатьләренә каршы өч төрле җинаятьне үз эченә ала: ришвәт алу, ришвәт бирү, ришвәттә арадашлык итү".

Кайчандыр "коррупция" сүзе бозыклыкны һәм әхлакый түбәнлекне аңлаткан. Хәзер ул шәхси файда алу өчен иҗтимагый хакимияттән явыз нияттә файдалану буларак кыскача гына тасвирлана. "Покупающие власть за деньги привыкают извлекать из неё прибыль»-дигән Аристотель. Чынлыкта да коррупция - югары хезмәт урынында эшләүче кешеләрнең җәмәгать эшлеклеләренең акчага сатылучанлыгы; хезмәт урыны хокукларын шәхси байлык туплау максатлары өчен файдаланудан гыйбарәт җинаять. Коррупция- (латинча - сатып алу) икътисад өлкәсендә җинаятьчел дөнья структурасы белән дәүләт структураларының кушылуы, шулай ук сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләренең, дәүләт чиновникларының сатылуы һәм сатып алынуы. Коррупциянең төп сәбәбе кешенең комсызлыгына бәйле. Шәхес бары тик үзенең тормыш-көнкүрешен һәм баюга омтылышын җәмгыять, халык мәнфәгатьләреннән өстен куйса, аның, шәхси ихтыяҗлары үсү белән бергә, коррупциячел тәртипкә кызыгуы да арта. Ул вакытта сәясәтчеләр һәм хезмәткәрләр үзләре биләгән урынны шәхси баю өчен генә файдалана башлыйлар.Әлбәттә без- яшьләр исә, бу хәлләрне күзәтеп, дәүләт хезмәтен уңайлы һәм мавыктыргыч яшәү рәвеше буларак кабул итәчәкбез.

Ришвәтчелек һәм коррупция сүзләре төрлечә яңгыраса да, аларның мәгънәсе бер максатка ирешү өчен кемнедер сатып алу. Юкка гына әйтмиләр: "Бирүче булса, алучы табыла". Ә ни өчен бирәләр соң? Бүген генә барлыкка килгән күренешме бу, әллә аның тамырлары тирәндәме? Бу сорауга җавап итеп минем коррупциянең тарихы турында кыскача гына мәгълүмат биреп үтәсем килә.

Русь белән князьләр идарә иткәндә үк барлыкка килгән коррупция күренеше белән көрәшү 1497 елгы Судебникта чагылыш тапкан. Иван Грозный ришвәт алучыларга үлем җәзасы керткән, ләкин нәтиҗәсе зур булмаган. Петр I, Екатерина II дә көрәшеп караган. Монархия бәреп төшерелгәч тә коррупция белән көрәш дәвам иткән. РСФСР ның 1926 елгы Җинаять кодексында, 1960 елгы ҖКда, Россия Федерациясенең 1996 елгы ҖКда чагылыш тапкан. 2008 елның 19 декабрендә РФ Дәүләт Думасы "Коррупциягә каршы тору турында" закон кабул итте, 25 декабрьдә кул куелды.

Безнең илебездә һәр нәрсәне сатып алып һәм сатып була: мәктәп билгесеннән алып Дәүләт Думасындагы законнарга кадәр. Коррупция гражданнарның хокукларын боза, аларны нормаль рәвештә, закон кысаларында үз эшчәнлекләрен башкару мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Шулай ук коррупция ярлыларның тагын да ярлылануын, ә байларның тагын да баюын китереп чыгара. Халыкның тормыш дәрәҗәсе начараю шулай ук коррупциячел эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Илдә җинаятьчеләр бик күп. Гаделсезлекләр белән һәр көн очрашып торабыз. "Алтын белән алдыйлар, сары май белән майлыйлар, шулай итеп эшне җайлыйлар"- диеп тикмәгә генә әйтмиләр. Чыннан да, балалар бакчаларына урнашу өчен дә танышлар, яки инде кемгә дә булса акча бирергә кирәк, укырга керү өчен дә акча кирәк, авырып хастәханәгә ятырга туры килгән очракта да, үзеңне яхшы карасыннар дисәң, кемгә дә булса акча бирергә, яки пакет тутырырга кирәк. Югыйсә без бит бушлай белем алырга һәм дәваланырга хокуклы.

Минемчә, коррупция безнең илебездә иң нык чәчәк аткан күренеш, чөнки ниндидер элемтәләр һәм күп акча ярдәме белән күп очракта кешеләр үзләренең проблемаларын хәл итәләр һәм шуннан файда күрергә тырыша дип уйлыйм. Акча күбрәк булган саен, ул һаман аз тоела. Акча кергән саен, аны тагын да күбәйтәсе килә. Шуңа күрә дә акчага сатсаң да, үзең сатылмаска, намусыңны сатмаска кирәк. Халык "Нәфес - шайтан, туймас ул", ди. Ләкин "Намус акчадан кыйммәт", "Намус базарда сатылмый" дип, намуслылыкны байлыктан өстен куярга чакыра. Коррупцияне фаш итик, аның кармагына эләкмәскә тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев