Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наратлы Кичү авылында клуб төзелә

Быел Наратлы Кичүдә клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пунктын эченә алган иҗтимагый үзәк төзеләчәк. Авыл җирлеге башлыгы Фәрәхетдин Мингазов җирлектә күпме халык яши, мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы эшчәнлегенә анализ ясады, авылда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән эш планнары белән таныштырды. Зөмәрә Бикбаева, Кафия Мингазова, Фаил Бәдертдинов, Венера Асылхуҗина, Рәмзил Мингазов, Рәсим Нуретдинов...

Быел Наратлы Кичүдә клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пунктын эченә алган иҗтимагый үзәк төзеләчәк.

Авыл җирлеге башлыгы Фәрәхетдин Мингазов җирлектә күпме халык яши, мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы эшчәнлегенә анализ ясады, авылда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән эш планнары белән таныштырды.

Зөмәрә Бикбаева, Кафия Мингазова, Фаил Бәдертдинов, Венера Асылхуҗина, Рәмзил Мингазов, Рәсим Нуретдинов кебек уңган гаиләләр бик күп сөт тапшыралар. Әмма сөт бәясе күршеләребезгә караганда түбән, аларда 16,8-17 сум булса, бездә нибары 15,3 сум.

Фермерлар Илнар Вәлиев, Рәсим Мингазов, Ирек Вәлиев мөгезле эре терлек үрчетү юнәлешендә эшлиләр. Гаилә подрядында Халит Мингазов, Айдар Әхмәтшин, Рушан Каюмов күпләп үгез, сыер асрыйлар (сөт тапшыручыларның, терлек асраучыларның барысы да саналмады, гафу итсеннәр. Авт.).

"Калинин" хуҗалыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зөфәр Ибраһимов узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды, хезмәт хакы буенча, Пенсия фондына бурычлары барлыгын да искәртеп узды.

Шушы авылда туып-үскән, дүрт ел элек шәһәрдән авылга күченеп кайткан Айдар Әхмәтшин, маллар белән кызыксынуы көчле булгач, хуҗалыгында терлек асрауга ныклап тотынган. 17 баш сыеры, симертүгә куелган үгезләре, бозаулары бар. Сөт продукциясенә сорау бар: каймагын, эремчеген заказ буенча сатып җибәрәләр. Җәен тавыклар санын өч йөзгә җиткерәләр. Бу да табышлы тармак, йомыркасын Чаллыга алып барып саталар.

-Хуҗалык малларына әзерләгән силос, сенажны, печәнне без дә сатып алыр идек. Безнең кебек "частный" кешеләргә дә сатсыннар иде терлек азыгын. Кирәк икән, техника белән ярдәм итәрбез, чәчү, урып-җыю вакытында булышырга әзер, - ди эшмәкәр.

Халык Айдарның чыгышын хуплап, кул чапты, ә Айдар Салахов моңа җавап итеп:

-Яшь килеш, үзе оештырган, киләчәктә без аны программаларга кертербез, - диде. - Җиңел итеп, җитәрлек итеп эшләргә кирәк. Печәнен үзвакытында әзерләргә, катып, картаеп беткәнен көтмәскә кирәк, басу печәненә ышанып тормаска, болын печәненә өстенлек бирергә кирәк. Яшь эшмәкәр исә, "сүздә генә калмасын" дип, күчтәнәчен дә бирде.

Чәчү әйләнеше аксавын, борчакны мал өчен генә түгел, куллану өчен дә чәчәргә, моның өчен сортларны тәртипләргә кирәклеген, ашламаларның кыйммәт булуын ассызыклады район башлыгы.

Бүгенге көндә бүлекчәдә 120 баш сыер бар. Айдар Фаслахович ел саен 60-70 тана кертеп, сыерлар санын 250 башка, эре мал санын 700 дән арттыру зарурлыгы хакында әйтте. Печәнне авыл халкына да җитәрлек итеп әзерләргә кирәк. Яшьләргә җир бирү өчен, авылны киңәйтергә кирәк, 2 га җир бар, планда тагын 7 га бар. Хәзер Генплан төзү зарурлыгы туган.

Акцент. -Сараегызда мал, бакчагызда яшелчә үсә икән, кризиска каршы тору җиңелрәк булачак. Былтыр бүлекчәгә 80 баш нәселле терлек кайтты, нәсел ядросы булсын өчен аларның бозауларын барлап куярга кирәк. Тәкермән, Әтрәкле авыллары үрнәгендә бюджетта эшләүче 19 кешегә чиратлап дежур торырга, агарту, чистарту эшләрен башкарырга, яшь бозауларны тәрбияләргә ярдәм итәргә кирәк, - дип тәмамлады чыгышын район башлыгы.

Әлеге авыл җирлегендәге халык җыены хакында тулырак газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев