Минзәлә
  • Рус Тат
  • Наркотиклар белән көрәштә законнар камилләшә

    Видеоконференция рәвешендә Министрлар Кабинетында узган Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең агымдагы елда беренче тапкыр узган утырышында узган елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү белән бергә актуаль мәсьәләләр дә күтәрелде. Болар - Татарстанда синтетик наркотикларның таралуына юл куймау, наркотик кулланучы затларны дәвалау һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү системасын...

    Видеоконференция рәвешендә Министрлар Кабинетында узган Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең агымдагы елда беренче тапкыр узган утырышында узган елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү белән бергә актуаль мәсьәләләр дә күтәрелде.

    Болар - Татарстанда синтетик наркотикларның таралуына юл куймау, наркотик кулланучы затларны дәвалау һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү системасын камилләштерү, балигъ булмаганнар һәм укучы балалар арасында наркотик матдәләр куллануны булдырмау. Хокук саклау органнары мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә котрабанда ысулы белән Европадан һәм Кытайдан кертелгән яңа төрле психотроп актив матдәләр, ягъни спайслар, тарта торган кушылмалар, ванна өчен тозлар әйләнештән алынган.

    Агымдагы елның 15 февраленнән "Спайсларга каршы" закон үз көченә керде. Хәзер "спайс"лар тарату белән шөгыльләнгән затлар өчен җинаять җаваплылыгы каралган, андый затларны 8 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Утырышта наркотик матдәләрнең елдан-ел яңаруын һәм аларны куллану ысулларының да җиңеләюен әйтеп уздылар. Әйтик, снюслар шундыйлар рәтендә. Татарстанда әлеге матдәләрне берәмләп яки күмәртәләп саткан өчен административ җаваплылыкка тарта торган "Административ хокук бозулар буенча ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында" гы законга ТР Президенты кул куйды. Көнчыгыш культурасы буларак безгә килеп кергән кальян аша төрле күңел күтәргеч матдәләр тартуны да аерым игътибарга алырга кирәклеге турында фикерләр яңгырады.

    Сан

    Узган ел наркотикларның законсыз әйләнеше буенча Минзәлә районында 6 җинаять ачыкланган. Наркотик кулланган килеш кылынган җинаятьләрне ачыклау 2гә арткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: